Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Марина Патяшина: Коронавирустан авыручылар саны 40 процентка кимрәк булды

Ул вакциналау 74 процентка җиткәнен, нәтиҗәдә Яңа ел тамашаларын уздырырга рөхсәт бирелгәнен әйтте.

Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, коронавирустан күмәк иммунитетка ирешү өчен әз генә көтәсе калган.

«Коронавирус белән бәйле вазгыять тотрыкланды. Соңгы дүрт атнада авыручылар саны кимүен күзәтәбез. Соңгы атнада авыру очраклары, алдагы атна белән чагыштырганда, 40 процентка кимрәк булды», — диде Патяшина Министрлар Кабинетында брифингта.

Ул авыру күрсәткечләре кимүе вакцинация белән бәйле булганын искәртте.

«Олы кешеләр арасында вакцинация 74 процент тәшкил итә. Күмәк иммунитетка ирешү өчен әз генә калды. Бу безгә Яңа ел бәйрәмнәреннән баш тартмаска мөмкинлек бирде. Без Яңа ел тамашаларын үткәрергә рөхсәт бирәбез», — диде. 

Чыганак: ТИ

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус