Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Массаж иммунитетны ныгыта

Бер сәгатьлек массаж сигез сәгатьлек йокыны алыштыра! Күз алдына китерәсезме?!

Моннан тыш дистәләрчә чирдән дәва булуы белән дә игътибарга лаек ул. Бүген даими рәвештә стресс, киеренкелек шартларында яшәгән кешелек аңа аеруча мохтаҗ. Массаж ясауның серләрен, аның кеше организмына нинди файда китерүен ачыклау максатыннан, тәҗрибәле массаж ясау остасы Эльвира Билалова массаж турында сорауларыбызга ачыклык кертте.

– Сезнең салонда массажның нинди төрләрен ясатырга мөмкин? Алар бер-берсеннән нәрсәсе белән аерыла?

–  Безнең салонда тәнне яздыра, арыганлыкны бетерә торган, лимфодренаж, целлюлитка каршы массаж* ясатырга мөмкин. Берничә ысулны бергә кушып та ясатып була. Бездә шулай ук биткә дә массаж ясыйлар. Яздыручы массаж мускулларга ныграк басым ясау хисабына, кысылган, буылып торган урыннарны яздырып җибәрүне күздә тота. Арыганлыкны бетерә торган массаж күпкә йомшаграк. Лимфодренаж ысулы организмнан артык сыеклыкны чыгара, иммунитетны ныгыта. Целлюлитка каршы массаж тәндәге кытыршы урыннарны тигезли, шомарта, гәүдәне зифаландыра. Биткә ясаганда, массажның япон техникасын, хиропластика ысулын кулланабыз. Беренчесе йөздәге авырткан нокталарны юкка чыгарып, киренкелекне бетерсә, соңгысы бит тиресен тарттыра. Бездә биткә скульптур-буккаль массаж да ясатырга мөмкин. Анда биттәге бөтен мускуллар да эшкә җигелә. Нәтиҗәсе беренче процедурадан соң ук күренә – бит тиресе тартыла, иң тирән җыерчыклар, икенче ияк юкка чыга. Биткә ясала торган башка төрләр белән чагыштырганда, скульптур-буккаль массаж ясаганда шактый авырттыра. Әмма өченче тапкыр ясаганда авырту акрынлап кими башлый.

– Балаларга да массаж ясыйсызмы?

– Әйе, җиде яше тулган балаларга да массаж ясыйбыз. Әмма иң элек ата-анадан язмача рөхсәт алабыз.

– Сезнең салонга килеп керү белән бөтенләй башка дөньяга эләккән кебек буласың. Талгын музыка яңгырый, монда диварлар ук тынычландыра кебек.

– Әйе, шәһәр ыгы-зыгысында кайнап, ашыгып килеп кергән кеше бездә үзеннән-үзе тынычланып кала. Игътибар иткәнсездер: бездә эшләүчеләр дә салмак кына, тавыш күтәрми генә сөйләшә. Болар бар да студиядә уңайлы, җылы мохит тудыра. Нәтиҗәдә бездә, тәнең белән генә түгел, күңелең белән дә рәхәтләнеп ял итәргә мөмкин. Өстәвенә, безнең спа-студиядә андый рәхәт мизгелләрне арттыра торган махсус процедуралар да ясала. Бездә гүзәл затларның күңеленә хуш килә торган тукыма маскалар, тәнгә сөртелүче күп төрле эфир майлары сайларга була, төрү, тиренең картайган күзәнәкләрен ышкып төшерү кебек спа алымнарны да кулланыла.

– Массаж ясатыр алдыннан анализлар тапшырырга кирәкме?

– Юк, массаж ясатыр алдыннан ниндидер анализлар тапшырырга кирәкми. Ләкин табиб юлламасы булса, үзегез белән аны да алып килсәгез яхшы.

– Организм үзенә массаж кирәклеген нинди билгеләр буенча сиздерә?

– Аның ярдәм сорап ялваруын көтәргә кирәкми. Организм сәламәт булсын өчен, атнага ике тапкыр массаж ясатып тору хәерле. Болай эшләгәндә арка авыртулары да борчымаячак, тәндә кысылган, сызлаган урыннар да булмаячак. Массаж ясаткан кешенең иммунитеты да ныгый. Кемгәдер ярты елга бер мәртәбә ун көн массаж ясатып алу да җитәргә мөмкин.

– Иммунитетны да ныгыта дидегез. Ул нәрсә хисабына ныгый?

– Массаж вакытында кан әйләнеше яхшыра, лимфа чистара. Шуның хисабына иммунитет та ныгый.

– Массаж тагын нинди авырулардан коткара?

– Массаж, иң беренче чиратта, остеохондроздан интеккән кешеләргә ярдәм итә. Нәтиҗәсе булсын өчен аны, ким дигәндә, ун тапкыр ясатырга кирәк. Кайвакыт кешегә башны бору кебек гади генә хәрәкәтләрне ясау да кыен була башлый. Андый вакытта массажның ярдәме бик зур. Даими рәвештә хәлсезлек сизгән, депрессия, стресстан интеккән кешегә дә массаж булышачак. Процедурадан соң псориазлы кешеләрнең дә хәле яхшыра. Форсаттан файдаланып, әлеге авырудан интеккән кешеләргә мөрәҗәгать итәсем килә. Массажга йөрүдән курыкмагыз, оялмагыз! Тәндәге кутырлардан уңайсызлануга караганда, алардан котылу күпкә мөһимрәк.

– Соңгы арада массажер кәнәфиләр дә бик популяр. Алар зур сәүдә үзәкләрендә еш очрый. Акчаңны саласың да, биш минут дигәндә бөтен гәүдәңне яздыра. Мондый кәнәфиләрнең организмга файдасы бармы?

– Массаж ясаучы мондый кәнәфиләрнең файдасына караганда зыяны күбрәк. Кешеләрнең организмы гына түгел, тән төзелеше дә, буе да төрле бит. Кәнәфиләр исә билгеле бер стандарт зурлыкта гына чыгарыла. Шуңа күрә алар массаж ясаганда кешегә зыян салырга мөмкин. Әйтик, анда утырган ябык кешенең кирәкмәгән җиренә массаж ясарга, тазарак гәүдәле кешегә тиешенчә ясарга көче җитеп бетмәскә мөмкин. Буе үзенә тиешле биеклектә булмаган кешенең иң куркыныч саналган умыртка баганасы, бөер кебек әгъзаларына бәрергә дә мөмкин ул. Шуңа күрә мондый кәнәфиләрне читләп үтүең хәерле.

– Массаж серләрен үзлегеннән өйрәнеп, аны өй шартларында ясаучыларга ни диярсез?

– Теләсә кайсы эш кебек үк массаж да, белеп эшләсәң, файда китерә, теләсә ничек тотынсаң, киресенчә, зыян гына салырга мөмкин. Аны ясау өчен кешенең тән төзелешен, организмын биш бармагың кебек белергә кирәк. Мускулларыбыз да катлаулы. Аларга да теләсә ничек кагылырга ярамый. Дөрес нокталарга тимәсәң, кеше аягына баса, кулын күтәрә алмаска мөмкин.

– Массажның нәтиҗәле булуына нәрсә ашавыбыз да йогынты ясыймы?

– Әлбәттә, ясый. Моның өчен, иң беренче чиратта, дөрес тукланырга кирәк. Бигрәк тә целлюлитка каршы массаж ясатканда нәрсә ашавың мөһим. Клетчаткага (боткалар, яшелчә, җиләк-җимеш һ.б.), аксымга бай ризыкларга өстенлек бирергә кирәк. Кыздырган, майлы, ысланган ризыклардан, гомумән, баш тарту хәерле. Кичке ашыгыз аксым, клетчаткага бай булса, иртәнге ашка аксымга бай ризыклар ашарга кирәк. Көн дәвамында тиешле күләмдә чиста су эчәргә дә онытмагыз. Кеше көненә бер килограмм тән авырлыгына 30 мл су эчәргә тиеш.

*Әлеге хезмәт спа-процедура санала, дәвалау хезмәте күрсәтмибез.

Кемнәргә массаж ясату катгый тыелган?

  1.     Билгеле бер урында гына авырту сизелгән, тәненә тап чыккан, кан басымы уйнаудан интеккән кешеләргә массаж ясатканда сак булырга кирәк.
  2.     Аякта кан тамыры киңәю диагнозы куелган кешеләргә массаж ясату киңәш ителми.
  3.     Яман шеш вакытында массажны ремиссия вакытында гына ясату хәерле. Анда да билге бер ысулларны гына кулланырга ярый.
  4.     Йөклелекнең икенче-өченче триместрында массаж ясатырга мөмкин. Сынган, җәрәхәтләнгән урыннары булган кешеләргә дә бу эшне башка вакытка күчереп торырга туры киләчәк.
  5.     Массажны салкын тигән вакытта да ясатырга ярамый. Юкса массаждан соң инфекция бөтен организмга таралырга мөмкин.

 

Динә Гыйлаҗиева

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: массаж