Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Медведев табиб рецепты буенча даруларны бушлай бирергә тәкъдим итте

Препаратларны үтемлерәк итү, төбәкнең дарулар базарында монополистларның өлешен чикләү өчен, «даруханә челтәре» төшенчәсен кертү тәкъдим ителә.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведев табиб язып биргән даруларны гражданнарга бушлай бирергә тәкъдим итте. Бу хакта партия сайтында хәбәр ителә.

«Мәҗбүри дару иминияте механизмнарын кулланып, дәүләт акчасы хисабына барлык гражданнарны да табиб билгеләгән рецепт буенча дарулар белән тәэмин итү бурычын куярга», — диде Дмитрий Медведев 2021 елда Дәүләт Думасына сайлауларга программа документын әзерләү буенча киңәшмәдә.

Препаратларны үтемлерәк итү, төбәкнең дарулар базарында монополистларның өлешен чикләү өчен, «даруханә челтәре» төшенчәсен, шулай ук даруханәләр булмаган авыллар өчен «күчмә даруханә пункты» кертергә тәкъдим ителә.

Моннан тыш, фармацевтларны сатып алучыларга шундый ук тәэсиргә ия матдәле препаратларның арзанрак аналоглары турында мәгълүмат бирергә өндәргә телиләр.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дарулар