Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Мельничная авылы халкына икеләтә бәйрәм (+фото)

Мельничная авылында яӊа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

 Чепья авыл җирлегендә урнашкан Мельничная авылы зур түгел, ә шулай да тырыш халкы белән дан тота. Монда яшәүчеләр «Труд» хужалыгында матур хезмәт нәтиҗәләре белән билгеле. Озын бәйрәмнәргә кушылып, авылда тантана итәрлек зур вакыйга булды – яӊа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Авылда яшәүчеләрнеӊ шатлыгын уртаклашырга Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәхразиев, Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм башка рәсми кунаклар килде. Авыл халкы алдында чыгыш ясаган Васыйл Габделгаязович авыл халкы өчен мондый объектларныӊ кирәклеген искәртеп узды, хезмәт белән бергә сәламәтлекне ныгыту да икенче планга калдырылмасын иде, дип теләде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин бу ачылган фельдшер-акушерлык пунктыныӊ районда уникенчесе булуын һәм район халкыныӊ сәламәтлеген саклауда зур урын алып торуын әйтеп узды. Мельничная авылы халкы бу бинага күбрәк авырган өчен түгел, ә авырмас өчен килсен иде, дип теләде. Авыл халкы исеменнән чыгыш ясаган фельдшер-акушерлык бүлеге мөдире Тәгъзимә Сәләхиева,  Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин җитәкчелеккә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, 300 дән артык кешегә хезмәт күрсәтүче бу сәламәтлек үзәге үзенеӊ эшен тиешле югарылыкта оештырыр, дип ышандырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев