Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Менә сиңа табиб хатасы!

Табибларның игътибарсызлыгы нәтиҗәсендә авыру берничә ел тән сызлануларына дучар булган.

Учалы районында яшәүче хатын суд ярдәмендә урындагы дәваханәдән 500 мең сум акча алырга ниятли.

Зарар күрүче 2016 елда операция кичергән. Әмма операциядән соң авыруның эче, биле авырта башлый. Табиблар аңа бик озак диагноз куя алмый. Бу елның мартында гына хатынга “остеохондроз” диагнозы куела. Диагнозның дөрес булуын раслау өчен хатынны магнит-резонанс томографиясе үткәрергә җибәрәләр. Әмма аппарат шунда ук авыру эчендә тимер әйбер барлыгын ачыклый.

- Операция вакытында хатынның эчендә медицина энәсе торып калган. Шунлыктан авыртынулар булган, - ди республика Югары суды хезмәткәрләре.

Хатынның эченнән энә алынган, әмма ул табибларны судка биргән.

http://Фото: pixabay.com

https://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев