Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Менделевич: Халыкның психик сәламәтлеген саклау буенча федераль проект кирәк

Парламентарий билгеләп үткәнчә, коронавирус пандемиясе программаны булдыру кирәклеген раслады.

Россия халкының психик сәламәтлеген саклау өчен федераль проект кирәк. Бу хакта Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау, закон чыгару белән тәэмин итү һәм «сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыруны мониторинглау буенча комитетының эш төркеме утырышында РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Борис Менделевич хәбәр иткән.

«Бездә әлегә гражданнарның психик сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән федераль проект юк. Аның кирәклеге пандемия шартларында, көндәлек стресс, массакүләм депрессия һәм гражданнарның чынбарлыкка тискәре мөнәсәбәте шартларында көн кебек ачык», - дип билгеләп үткән депутат.

Табиб-психиатр сүзләренчә, стресс дәрәҗәсе эшче һәм өлкән яшьтәге кешеләрдә арткан, һәм бу фактны «Демография» илкүләм проекты турында сөйләшкәндә исәпкә алу мөһим.

«Изоляция шартларында кешеләр үзләренең гадәтләрен, яшәү рәвешен үзгәртергә мәҗбүр, бу котылгысыз гомуми психоэмоциональ халәтнең үзгәрүе белән бергә бара һәм хроник авыруларның кискенләшүендә дә, гомуми физик сәламәтлектә дә чагылыш табачак», - дип аңлаткан Менделевич.

Менделевич бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларын китерде, аның нигезендә дөньяда барлык авыруларның 50 проценты — психосоматик үзгәрешләр нәтиҗәсе.

Фото: «Татар-информ» архивы / Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: психологик ярдәм коронавирус пандемия covid-19 психик сәламәтлек Борис Менделевич