Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Җәмәгать транспортына QR-кодсыз кергән татарстанлыларга 30 мең сумга кадәр штраф яный

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров билгеләп үткәнчә, Татарстанда җәмәгать транспортында QR-кодларны тикшерү 22 ноябрьдән башланачак.

«18 яшьтән өлкәнрәк пассажирларга QR-кодсыз йөрү тыелачак. Чикләүләр җәмәгать транспортына, муниципаль һәм муниципальара маршрут автобусларына кагылачак. Таксиларга кагылмаячак», — диде Андрей Егоров.

Спикер билгеләп үткәнчә, троллейбусларның кондукторларсыз гына булуы тагын бер хәл, мөгаен, 22 ноябрьдән алар линиягә чыгудан туктар.

Элегрәк Андрей Егоров QR-кодны керү юлында түгел, ә билет сату вакытында кондукторлар тикшерәчәк, дип сөйләгән иде. Әгәр пассажирның вакцина алу турындагы сертификаты юк икән, аны төшереп калдырачаклар. Яңалыклар җир өсте җәмәгать транспортына гына түгел, метрополитенга да кагылачак.

Коронавирус инфекциясеннән вакцинация узу турында сертификаты булмаган 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең ташламалы транспорт карталары эше туктатылачак. Шуңа бәйле рәвештә, вакцина алу һәм прививка ясатырга ярамау турында сертификаты булган кешеләрнең транспорт картасы эше туктатылмаячак. Хәзер республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы вакцинация өчен медицина каршылыгы турында QR-код эшли, диде Егоров.

«Декабрь ае өчен үз транспорт карталарына акча салган кешеләрне тынычландырасым килә — транспорт картасының гамәле барлык чикләүләрне бетергәннән соң озайтылачак», — дип искәртте спикер.

Исегезгә төшерәбез, халыкка 30 мең сумга кадәр, вазифаи затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Кабат бозган өчен штраф күләме арта, гражданнарга - 50 мең сум, шәхси эшмәкәргә - 500 мең сумга кадәр, юридик затларга бер миллион сумга кадәр штраф түләтәчәкләр. Яңалыклар җир өсте транспортына гына түгел, метрополитенга да кагылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Штрафлар коронавирус пандемия ковид-19 QR-код ковид-кагыйдәләр җәмәгать транспортында антиковидные меры ограничения по коронавирусу