Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Михаил Мурашко: "Бүгенге көндә даруларга бәйле вәзгыять тотрыклы"

Михаил Мурашко медицина продукциясе белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Анда сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Финанс министрлыгы, Монополиягә каршы федераль хезмәт, һәм Росздравнадзор вәкилләре, экспертлар катнашты.

Санкцияләр чорында дару һәм медицина әйберләре белән тәэмин итүдә тотрыклылыкны арттыру өчен ведомствоара эшче төркем төзеләчәк. Михаил Мурашко ведомствоара эшче төркемнең ситуацияне даими режимда тикшереп, медицина челтәрен кирәкле дарулар һәм медицина эшләнмәләре белән тәэмин итүнең тотрыклылыгын тәэмин итү буенча, шул исәптән норматив базага үзгәрешләр кертү хисабына оператив адымнар ясаячагын ассызыклады.

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдерүенчә, бүгенге көндә даруларга бәйле вәзгыять тотрыклы. Илдә шактый күләмдә дару препаратлары запасы тупланган. Дистрибуторлар складларында зур запаслар бар. Россия һәм чит ил җитештерүчеләре үз эшчәнлекләрен дәвам итә. Бүгенге көндә чит илләрдән дарулар кертүне  чикләү турында гаризалар яңгырамаган. Федераль хакимият органнары һәм төбәкләр белән бергә медицина продукциясе белән тәэмин итүне камилләштерү буенча беренче чираттагы чараларны эшләү белән шөгыльләнә.

Чыганак: tatar-inform.ru

Фото: "Хезмәт" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дару