Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Микроинсульт ишек кага?

Бүген шундый катлаулы-тынгысыз тормышта яшибез ки: әледән-әле кемнеңдер инфаркт яки инсульт кичерүе хакында хәбәрләр ишетелеп кенә тора...

Ә менә Транзитор ишемик атака (ТИА, микроинсульт) хакында күпләрнең ишеткәне дә юктыр әле. Ә бит чынлыкта ул “чып-чын” инсультның тәүге билгесе. Ул пациент һәм аның туганнарына тизрәк табиб чакыртып диагноз куярга һәм дәвалый башларга кирәклеге турында сигнал бирә.

Нәрсә ул микроинсульт?
Башка һәрбер орган кебек үк баш мие дә кислородка һәм туклыклы матдәләргә мохтаҗлык кичерә. Кан килү туктаган нерв күзәнәкләре берничә минуттан соң үлә башлый.

Транзитор ишемик атака вакытында кан тамырындагы “бөке” үз-үзеннән, табиблар ярдәменнән башка, юкка чыгарга сәләтле. Ләкин хәтта “вакытлыча кислород ябылу” да баш мие тукымаларына авыр тәсир итә. Әгәр бу хәл берничә тапкыр кабатланса, бигрәк тә. Берничә ТИА бер “чын” инсульт кадәр үк зыян китерергә мөмкин.

Табиблар белдерүенчә, микроинсульт – баш миендә берничә минуттан алып 24 сәгатькә кадәр кан әйләнеше бозылу. Әгәр дә кан әйләнеше бозылу тәүлектән артып китә икән, хәтта авыру хәле начараюга артык зарланмаса да, ТИА һичшиксез инсульт дип теркәлә.
Микроинсульт ешрак яше 65тән арткан кешеләрдә очрый. Бу аларда яшь белән бәйле кан тамырлары эшчәнлеге бозылу, шулай ук хроник чирләр белән бәйле.

Шул ук вакытта һәр дүртенче приступ яшь кешеләрдә диагнозлана. Сәбәпләре итеп халыкның гомум сәламәтлеге начараю, дөрес тукланмау, начар гадәтләр, стресслар атала.

Кемнәр хәвеф төркемендә?
• Югары кан басымы булганнар;

• Умыртка сөяге һәм йокы артериясе атеросклерозына дучар булучылар;

• Тәмәке тартучылар;

• Йөрәк тибеше бозылган, ишемик йөрәк авырулы, йөрәгендә ясалма клапан йөртүче, шулай ук эндокардит кичерүче кешеләр;

• Шикәр диабетлылар;

• Куе канлылар;

• Гормональ препаратлар кабул итүчеләр;

• Гәүдә авырлыгы югары булганнар;

• Умыртка сөягенең муен өлеше остеохондрозы белән интегүчеләр.

Билгеләре
Үзеңдә яки якыныңда микроинсультны танып белү авыр түгел, иң мөһиме – төп билгеләрен белү. ТИА, инсульттан аермалы буларак, артык чагу булмаган билгеләргә ия:
• кинәт һәм көчәя баручы баш авыртуы, кайчакта – баш әйләнү;

• бит, аяк яки кулларның өлешчә сизгерлеген югалтуы;

• кешенең хәрәкәт итүе бозылу (егылып китәргә мөмкин);

• чагу утка яки тавышка нервлану;

• кан басымы күтәрелү;

• күңел болгану, косу;

• сөйләм бозылу (кеше юк кына сорауларга да җавап бирә алмый тора, сүзен бүлә, кайчан хәтта исемен дә әйтә алмый).

Нинди ярдәм күрсәтергә?
Микроинсультка шик туды икән, шунда ук “Ашыгыч ярдәм” чакыртыгыз. Хәтта берничә минуттан чирленең хәле яхшырса һәм ул табиб чакыртуга каршы булса да, моны эшләгез. Чөнки чирнең берникадәр вакыттан катлаулырак формада әйләнеп кайтуы мөмкин.

Табиблар килгәнче авыруны ян ягына яткырыгыз, саф һава сулау мөмкинлеге һәм тынычлык булдырыгыз. Дару бирергә ашыкмагыз, бу авыруның хәлен кискенләштереп җибәрүе мөмкин. Табибка чирленең нинди дарулар кабул итүен әйтегез.

Катлауланулары белән куркыныч
ТИА, гадәттә, өч кешенең берсендә кабатлана. Һәр унынчы пациентта ТИАдан соң 10 ай вакыт эчендә инсульт күзәтелә.

ТИАдан соң пациентның хәтере начараеп кала, акыл зәгыйфьлеге барлыкка килә, холкы үзгәрә. Күпләрдә “тынсыз инсульт” барлыкка килә: бу вакытта приступның билгеләре сизелми, ләкин кан әйләнеше бозылу нерв күзәнәкләренә җитди зыян сала. “Тынсыз инсульт” хәвефе белән гадәти инсульттан калышмый.

Искәртү:
• Кан басымын контрольдә тоту мөһим. Әгәр ул “уйный” икән, кардиологка күренергә кирәк. Нәкъ менә кан басымы еш кына инсультка китерә дә.
• Холестерин турында онытырга ярамый.

• Физик көчергәнеш кирәк: җәяү йөрү, йөгерү, йөзү – файдага гына.

• Начар гадәтләрдән арыныгыз.

• Табиб киңәшләренә колак салыгыз. Даруларны үз белдегең белән эчә башламагыз яки эчүне туктатмагыз, дип яза Өмет.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инсульт