Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Милли проект буенча бер ел эчендә Татарстанның 500дән артык медицина хезмәткәре грантлар һәм түләүләр алды

«Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча Татарстанда бер ел эчендә кан тамырлары үзәкләре, референс-үзәкләр, онкодиспансер өчен 487,7 млн сумлык 254 берәмлек җиһаз сатып алынган.

Бу акчага ангиограф, томограф, УЗИ аппаратлары, яман шешне диагностикалау өчен роботлаштырылган системалар, брахитерапия аппараты һәм башка техника сатып алынган.

Тагын 336,9 млн сум йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау өчен дарулар сатып алуга юнәлдерелгән.

2021 елда 504 медицина хезмәткәре түләүләр алды: 379 яшь белгеч — бер тапкыр бирелә торган пособиеләр һәм ай саен өстәмә түләүләр, 125 табиб — Татарстан Хөкүмәте грантлары.

Шулай ук илкүләм проект буенча Татарстан Республикасының барлык фельдшер-акушерлык пунктлары заманча моноблоклар белән җиһазландырылган һәм интернетка тоташтырылган. 132,2 млн. сумлык медиклар өчен автоматлаштырылган эш урыннары булдырылган.

Милли проектлар 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путинның "май" Указлары нигезендә гамәлгә ашырыла.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илкүләм проект