Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Мин бик рәхмәтле

Мин медицина тармагында кырык елдан артык эшләп пенсиягә чыккан хезмәт ветераны булам, яшь вакытның, нинди кыен шартларда эшләп тә, авырлыгын онытып, яхшы якларын гына искә алам.

Хәзерге көндә Балтачның нәкъ үзәгендә үз йортым белән яшим, пенсияләр вакытында килеп тора, тормышта мохтаҗлыгым юк. Ә шулай да олайгач тазалык какшады, бик нык авырган көннәрем була. Андый чакларда игелекле күршеләрем ярдәмгә ашыга. Карымны көрәп, кибеттән ризык алып кайтып, көндәлек хәл белеп, ярдәм итеп торалар мәрхәмәтле күршеләрем Гадения Булатова белән Люция Вәлиевалар, янәшә урнашкан күршем Нурия Җәләлова дә үзе әйбәт кенә йөргәндә тизрәк хәл белергә ашыга, барысына да мин бик рәхмәтле.
Хастаханәгә баргач, элек шушы коллективта эшләгәнне исәпкә алып, барысы да хөрмәт-игътибар күрсәтә. Бигрәк тә Камил Зарипов, Камил Низамиевларның яктырылып эндәшүләренә бик күңелем булды. Хезмәтләре бик җаваплы, барысы да уңышлы эшләсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев