Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әминә якташларыннан ярдәм көтә?!

Бүгенге көндә Алсу белән Әминә Көшкәтбаш-Чистай-Казан режимында яши. Ильяс “Уңыш” хуҗалыгында эшләгәнлектән, гаиләсе белән аерылып торырга мәҗбүр.

Урамда яки бүтән берәр җирдә йөкле гүзәл затларны күрсәм, йөземдә ирексездән елмаю барлыкка килә. Аларда булган гүзәллекне башкаларныкы белән чагыштырып булмый. Бер кешедә ике йөрәк тибә торган Аллаһы Тәгаләнең зур кодрәте бу. Тик шушы чорны матур гына үтеп, мең кат сынаулар аша сабыеңны якты дөньяларга китергәннән соң сиңа аның авыру булуын әйтеп, бер-бер артлы диагнозларын санап китсәләр... Күпләр язмышыма шулай язылгандыр дип кабул итә, ләкин әти-әнинең бирешми, баласы өчен, аның киләчәге, сәламәтлеге өчен ныклы көрәш башлавы һичшиксез зур горурлыкка тиң.

Көшкәтбаш авылы егете Ильяс Шиһапов белән Чистай кызы Алсуның матур гына корылган тормыш юллары никтер башлангыч чорыннан ук сынауларга урала. Бала табуның тиешле срогына хәйран вакыт калып барганда, кинәт Алсуның тулгагы башлана. 33 атнада якты дөньяларга аваз салырга уйлаган сабый өчен ана кеше ут йота. Кала табиблары кулына үзенең һәм сабыеның язмышын ышанып тапшырган яшь хатын баласы туып, табибларның аны күргәч аптырашта калуларын әле дә оныта алмый. 1900 грамм авырлыкта булып туган бала суламый да, еламый да... Кечкенә Әминәне кичекмәстән реанимациягә урнаштыралар, туган вакытта сулыш буылып (асфикция) булып, бөтен организмга һәм шул исәптән баш миенә көчле зыян килә. Бала башта үзе сулый алмаганлыктан, аппаратка тоташтырыла, аннан соң махсус бүлеккә күчерелә. Бары бер айдан соң гына Алсу белән Әминә хастаханәдән чыга алалар, тик ДЦП, спастический тетрапарез, перинатальное поражение головного мозга, синдром слабого синусового узла, частичная атрофия зрительного нерва, врожденный транзиторный субклинический гипотиреоз, симптоматическая фокальная эпилепсия (фебрильно-провоцируемая) дигән санап һәм аңлап бетерә алмаслык диагнозлар белән. Шул көннән алып яшь әти-әни кызларының сәламәтлеген яхшырту өчен бөтен көчләрен куя. Тернәкләндерү үзәкләре, табиблар, белгечләр... берсе дә калмый. Җиңел булмый яшь гаиләгә, тик алар сабыйлары өчен дип бик тырышалар һәм бары бик зур суммада акча кирәк булгач кына изге күңелле кешеләрдән ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә булалар. Әминәнең язмышын белгән көшкәтбашлылар, “Уңыш” хуҗалыгы, мәчет әһелләре, туганнар, Ильясның дуслары, сыйныфташлары бар да акча җыюда зур ярдәм күрсәтеп, беренчел вакытка кирәкле сумманы туплап бирә алалар. Ә хәзер әти-әни 5 августка Литваның Вильнюс шәһәрендә урнашкан “Абромишкес” шифаханәсенә тернәкләндерү курсы үтәргә барыр өчен акча җыя. 21 көнлек дәваланукурсын 1900 евро дип әйтәләр аларга, тик көн дә уйнап торган евро курсы белән безнең акчага төгәл әйләндереп карап кына булмый.

- Бүгенге көндә дә Казанда төрле тернәкләндерү үзәкләренә, белгечләргә йөрибез. Алар файдасы тиячәк, уңай якка үзгәреш булачак дип ышандыра. 23 апрельдә Әминәбезнең йөрәгенә операция ясап, кардиостимулятор куйдылар. Операцияне сабыебыз авыр кичерде, шөкер, бүген хәле яхшы инде. Юкса, аңарчы йөрәге туктап-туктап эшли иде. Холтер куеп, табиблар йөрәгенең нәкъ менә төнге вакытта туктап торуын ачыклап, чиратсыз гына операция ясадылар. Ә бүгенге көндә инде баш миен һәм калкансыман бизне эшләтеп җибәрү өчен бөтен мөмкинлектән дә файдаланабыз. Балабыз карап торышка җитлекми туган кебек тә түгел, аңа хәзер 1 яшь тә 7 ай һәм ул тиешле авырлык белән буйда. Бары кулларын, аякларын селкетүдән һәм борылып ятудан тыш башканы эшли генә белми. Үз телендә безнең белән сөйләшә. Якыннарын таный, елмая, телефоннан сөйләшкәнне ярата. Киләчәктә без дә балабыз терелер, аягына басар дип бик өметләнәбез, – ди Алсу.

 Гадәттә, Казанда Алсу баланы үзе карый, такси белән кирәкле җирләргә йөртә. Әти кешенең гаиләсе өчен эшләвен, тырышуын аңлый яшь хатын һәм таяныч тоюына шөкер итә.Изге Рамазан аенда ярдәм сорап райондашларыбызга мөрәҗәгать итүче әлеге гаиләнең үтенеченә битараф калмасак иде.

Ярдәм итү өчен реквизитлар:

Карта СберБанка № 5469620015665753

Получатель: Шигапов Ильяс Идрисович (папа)

Карта Ак Барс банка № 5209351229765222

Получатель: Шигапов Ильяс Идрисович (папа)

Яндекс кошелек № 410015686890639

Киви кошелек +7950 321 79 97

https://vk.com/club163818477

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярдәм

2
X