Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Миңнеханов: Коронавируслы пациентлар белән эшләүчеләргә акча вакытында бүленергә тиеш

Россия Президенты Владимир Путин элегрәк искәрткәнчә, Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар дәвалана торган клиникаларда табибларга өстәмә акча түләү өчен РФ төбәкләренә 10 миллиард сум бүленәчәк.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Табибларга Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән эшләгән өчен акча үз вакытында бүленергә тиеш. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шундый бурыч куйды.

«Табибларга өстәмә акча түләү буенча үз вакытында һәм төгәл эшләргә кирәк. Без моны игътибар белән күзәтәбез. Әйе, аңлатуы кыен булган моментлар да бар. Кемгәдер өстәмә акча – тиеш, кемгәдер – юк. Әмма моның өчен без бар. РФ Хөкүмәтенә, федераль министрларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әйтик, санитар автомобильләр буенча чикләүләрнең була алмавын аңлату мөһим. Коронавирус инфекциясе йоктырган кеше һәр «ашыгыч ярдәм» машинасында булырга мөмкин», - диде Миңнеханов.

Россия Президенты Владимир Путин элегрәк искәрткәнчә, Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар дәвалана торган клиникаларда табибларга өстәмә акча түләү өчен РФ төбәкләренә 10 миллиард сум бүленәчәк. Айлык түләүләрнең күләме, медицина хезмәткәренең вазифасына карап, 25-80 мең сум тәшкил итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табиблар коронавирус