Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

❗МӨҺИМ! Татарстандагы һәркемгә кагыла!

30 марттан, ягъни бүгеннән башлап Татарстанда яшәүчеләр үз-үзләрен изоляцияләргә тиеш. Өйдән чыгу ашыгыч рәвештә кирәк булган очракларда гына рөхсәт ителә.

- Өзлексез эшләүче предприятиеләрдә, сәламәтлек саклау оешмаларында, азык-төлек сату оешмаларында эшләүчеләргә эшкә йөрү рөхсәт ителә. Калганнарга изоляция урыныннан махсус билгеләнгән тәртиптә генә чыгарга рөхсәт ителә, махсус режим алдагы бер-ике көн эчендә билгеле булачак.

- 30 марттан пассажирларны һәм багажны муниципальара йөртү тыела.

- Татарстанда яшәүчеләрнең үз-үзләрен изоляцияләү тәртибен үтәвен Роспотребнадзор вәкилләре тикшерәчәк. Режимны бозган очракта штраф салыначак.

- Татарстан Республикасы территориясеннән чыгу тыела.

- Татарстанга эчке рейслар белән килгән пассажирларны коронавирус билгеләренә тикшерәчәкләр һәм анкета алачаклар.

- Җәмәгать транспорты йөрүдән туктамаячак, әмма рейс аралары озынаячак. Такси эшен дәвам итәчәк.

- Әгәр кеше, үз-үзен изоляцияләү режимын үтәмәү сәбәпле, башка кешегә коронавирус йоктырса, ул җинаять җаваплылыгына тартылачак.

- Эшкә йөрү өчен шәхси транспорт куллану рөхсәт ителә. Шәхси транспортны куллану тәртибе 1-2 көн дәвамында билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: карантин коронавирус үзизоляция