Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

«Наз» сезне көтә!

Чепьядагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсе хакында райондашларыбыз яхшы белә. Соңгы вакытта бүлекчә бик күп үзгәрешләрләр кичерде, яңалыклар да бихисап. Шуңа да без бүлекчә директоры Тәнзилә Салих кызы Зәкиевага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Тәнзилә Салиховна, газета укучыларыбызны иң беренче эш итеп «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендә ял итү тәртипләре белән таныштылып үтикче.
- Бүлекчә пенсиядәге һәм өлкән яшьтәге, мөмкинлеге чикле булган кешеләргә хезмәт күрсәтә. 2012нче елда биредә 675 кеше ял итсә, быелның шушы көненә 458 кеше тернәкләнү узды. Ел дәвамында биредә бер генә тапкыр ял итәргә, дәваланырга мөмкин.
- Бүлекчәгә килер өчен нинди документлар җыярга кирәк?
- Узган елларда бик күп төрле справкалар җыярга кирәк иде. Хәзер участок табибыннан белешмә (санаторно-курортная справка), путевка алыр өчен белешмә тутырасы, социаль яклау бүлегеннән юллама аласы, паспорт, пенсия кенәгәсе, группа кәгазе, ИПР кирәк.
- Бүлекчә безнең район кешеләренә генә хезмәт күрсәтә дип беләбез.
- Быелдан башлап бүлекчәдә үзебезнекеләр генә түгел, башка район кешеләре дә тернәкләнү уза ала. Моның өчен бары үз районыннан юллама булырга тиеш. Шулай ук бездә түләүле ике кешелек бүлмә эшләп килә. 15 көнлек ял бер кешегә 9340 сумга төшә.
- Тәнзилә, бүлекчә «Уңайлы мохит» программасы кысаларында күп кенә үзгәрешләр кичерде. Үзегез һәм сездә тернәкләнү узучылар моны ничек бәяли?
- Республика күләмендә старт алган «Уңайлы мохит» программасы бүлекчәгә күп кенә үзгәрешләр алып килде. Аларны исә без биш куллап каршы алдык. Һәммә кеше дә канәгать калды. Бигрәк тә коляскалылар чиксез сөенде. Чөнки икенче катка менү алар өчен бик зур газап иде. Хәзер икенче катка күтәрелү өчен махсус күтәргечләр (подъемник) булдырылды. Коридорларда поручнилар, тактиль билгеләр куелды. Беренче катта циркуляр душ, туалет, юыну бүлмәсе эшләнде. Соңгылары икенче катта да булдырылды.
- Ә дәвалану төрләрендәге яңалыкларга тукталсак...
- Яңа гидромассажер кайтты. «Скандинавская ходьба» дигән яңа дәвалану төре кулланыла башлады. Һәм әйтергә кирәк, болар өлкәннәр арасында бик теләп кабул ителде. Шунысын да әйтеп узу мөһим: тернәкләнү курсларын узганнар арасында 80 процент кеше үзләрендә уңай якка үзгәреш сизә. Бүлекчәдә өлкәннәребезне яңалыклар белән таныштырып бару максатында табло урнаштырылды. Ял итүчеләр биредә яңалыклар белән генә танышып калмый, татарча фильмнар да карый ала.
- Мондый мөмкинлекләр булдырылганнан соң рәхәтләнеп, файдасын күреп дәваланасы гына кала. Әле «Наз»да дәваланырга вакыт тапмый йөргәннәрне кичекмәстән чираттагы заезда ук ял итәргә чакырып калабыз.
Рәсемдә: Ял итүчеләр «Наз» үткәргән һәр чарада бик теләп катнаша.

Әңгәмәдәш Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250