Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

“Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә өлкәннәр “Көзге терапиясе” белән дәвалана

"Көзге терапиясе" программасының максаты - баш миенең сәламәт ягы белән зарарланган өлешенә тәэсир итеп, сәләтен югалткан функцияләрне элеккеге халәтенә кайтару. Бу чара сәламәт кул яки аяк хәрәкәтен чагылдыручы көзге ярдәмендә уздырыла. Кешенең көзгедә сәламәт кул хәрәкәтен күреп, зарарланган өлешен күрмәве мөһим, ди бүлекчә белгечләре.

Зарарланган функцияләрне торгызу максатыннан берничә ысул кулланылса, әлеге терапия уңай нәтиҗә бирә. Беренчедән, тернәкләнүче сәламәт кулының (аягының) дөрес хәрәкәтен күрә һәм баш миенә дөрес хәрәкәт сигналлары җибәрелә, бу исә үз чиратында зарарланган кул белән дөрес хәрәкәтләр ясарга мөмкинлек бирә. Мондый визуаль алдау нейрон бәйләнешләрен баш миенең зарарланган өлешләреннән урау юл белән үткәрергә ярдәм итә. Бу терапиянең күнегүләрен зарарланган очлыгы белән башкару кешегә уңайсыз кебек тоела, ә бу баш миенең эшчәнлеген дөресләп, тиешле күнегүләрне кул, аяк очлыклары белән дөрес итеп ясарга мөмкинлек бирә. Бу ысул бик гади, аны хәтта өй шартларында да башкарырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250