Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ничек дөрес егылырга: татарстанлыларга кышкы имгәнүләр турында сөйләделәр

Кышын Татарстанда ешрак нинди имгәнүләр алалар, үзләрен һәм якыннарын ничек сакларга?

Кыш саен Татарстан травматологларының эше арта. Бу салкын сезон башыннан ук республика хастаханәләренә төрле җәрәхәтләр белән дистәләгән кеше мөрәҗәгать иткән. Кышын Татарстанда ешрак нинди имгәнүләр  алалар,  үзләрен һәм якыннарын ничек сакларга?

Статистика буенча, яңа ел каникулларында «ашыгыч ярдәм» гә мөрәҗәгать итүләрнең саны гадәти көннәр белән чагыштырганда бер ярым тапкырга арта, дип сөйләде Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясенең оператив бүлеге мөдире Татьяна Ликотурнова. Салкын сезон башыннан бирле 60 казанлы бозда таеп егылып, имгәнде.

Баскычларда һәм тукталышларда очрый торган имгәнүләр

Кышын кешеләр еш артына яки сузылган кулларга егылып имгәнүләр һәм сынулар ала, дип сөйләде Казанның 7нче клиник хастаханәсенең травматология бүлегенең табиб-ортопеды Александр Бородкин.

"Травмалар алуның төп урыннары-биналарның баскычлары һәм җәмәгать транспортының тукталыш павильоннары. Травмалар чагыштырмача җиңел очраклары — имгәнүләр, авырларыы — сынулар да, баш мие селкенүләр», - дип билгеләп үтте спикер.

Белгеч узган кыш «ватрушка»да йөрүчеләр арасында имгәнүләр күп булды, дип өстәде.

"Имгәнүләргә, мәхәббәттәге кебек үк, барлык яшьләр дә буйсынучан. Хастаханәләргә балалар да, өлкәннәр дә, картлар да мөрәҗәгать итә», — дип хәбәр итте Александр Бородкин.

 

Бот сөяге муентыгын сындыру

Медиклар өлкән яшьтәге кешеләрнең нинди травмалар алуы турында сөйләделәр.

«Кышкы вакытта пенсионерлар бот сөяге муентыгын, бот сөягенең өске өлеше, таз сөякләре, шулай ук аяк-кул һәм умыртка сөяген сынуы белән килә", - дип билгеләп үтте Бородкин.

БРКХ травматология бүлеге мөдире, травматолог-ортопед Алексей Глушков бозлавыкта төп кагыйдә - аңа басмаска кирәклеген аңлатты. Шулай да таеп егылсаң, егылганда беренче эш итеп кул-аякларга таянмаска, ә аларны гәүдәгә сыендырып йомарланырга тырышырга кирәк. Шуны истә тотарга кирәк, беренче чиратта, үз-үзеңне сакларга, ә телефон, сумка яки кулдагы башка нәрсәне түгел.

Умыртка баганасының компрессион сынуы

Травмаларның яртысыннан артыгы балалар урамда ала, тагын 30-40 проценты көнкүреш травмалары белән бәйле, дип сөйләде БРКХ травматология бүлеге мөдире, табиб-травматолог-ортопед Алексей Глушков.

«Хәзер безнең бүлектә умыртка баганасы сынган сигез бала ята. Урамда кар юк диярлек, әмма балалар таудан шуа. Минемчә, монда ата-аналарның балаларга таулардан шуарга әле иртәрәк икәнен аңлатып җиткермәүләрендә", - дип билгеләде табиб.

Глушков фикеренчә, балалар травмаларының күпчелегенә сабыйны тиешенчә карап тормаган яки аңа куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләми торган ата-аналар гаепле.

Кышын балалар уйный торган җәйге балалар мәйданчыкларына игътибар итәргә кирәк. Алар металдан эшләнгән һәм бозланган була, шуның аркасында бала таеп егылырга мөмкин. Бозга егылып, бала төрле авырлыктагы баш сөяге-мие травмасын да, умыртка баганасының компрессион сынуын да алырга мөмкин. Кагыйдә буларак, мондый травма катлаулы түгел, әмма бер елга якын балага корсетта йөрергә туры киләчәк, дип аңлатты Глушков.

Тулырак: sntat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: травмалар