Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Нинди чәй бөерләргә зыян китерә?

Чәйнең файдасы сортка гына түгел, ә аны әзерләү ысулларына да бәйле.

Табиблар һәм белгечләр арасында пакетлы чәйләргә карата күп сораулар туа. Дәүләт мәгариф университеты табигый фәннәр факультетының физиология, кеше экологиясе һәм медицина-биология белемнәре кафедрасы доценты Александр Созыкин бу уңайдан үз фикерен белдерде.

Ул чәйнең файдасы аның сортларына да, аны әзерләү ысулларына да бәйле булуын билгеләп үтте. Чәй җитештерү технологияләре елдан-ел камилләшә бара. Хәзер кибетләрдә «элиталы» пакетлы чәйләр табарга мөмкин.

Белгеч мондый чәйнең галимнәр тарафыннан тикшерелгәнен сөйләде. Аңа электрон микроскопия һәм лазер яктылыгы белән йогынты ясаганнар.

«Элиталы» пакет чәен пешергәндә микропластик бүленеп чыга, ул югары температура тәэсирендә ясалма вак кисәкчекләргә таркала", — дип билгеләп үтте физиолог.

Мондый чәйне бик сирәк эчсәң, зыян юк. Ләкин пакетларны даими кайнатканда органнарда микропластик туплануы ихтимал. Бу очракта кан, бавыр һәм бөерләр зыян күрә.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәй