Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Нинди эчемлекләр яман шешкә юл ача?

Татлы эчемлекләрне бик яратсагыз, суга алма, апельсин, лимон, җиләк, карбыз кисәкләре салып эчегез, сәламәтлегегезгә белә торып зыян китермәгез!

Европа илләрендә 450 мең кеше катнашлыгындагы күләмле тикшерүләр шуны күрсәткән: газлы эчемекләрне көненә ике стакан һәм аннан күбрәк эчүчеләр төрле авыруларга ныграк бирешүчән була һәм газлы эчемлекләрне аена бер тапкыр гына кулланучы яшьтәшләреннән иртәрәк үлә.

Канда шикәр күләме арту ашказаны эшчәнлеге боза, кеше төрле инфекцияләргә тиз бирешә. Шул ук вакытта Франция галимнәре бу өлкәдә өстәмә тикшерүләр үткәргән. Алар 100 мең кеше катнашлыгында оештырылган. Көненә бер генә стакан татлы газлы эчемлек эчү дә яман шеш барлыкка килү хәвефен 18 процентка кадәр арттыра. Ә күкрәк яман шеше хәвефе барлыкка килү куркынычы 22 процентка кадәр күбәя.
Татлы эчемлекләрне бик яратсагыз, суга алма, апельсин, лимон, җиләк, карбыз кисәкләре салып эчегез, сәламәтлегегезгә белә торып зыян китермәгез!

Фото: krasotka.cc сайтыннан

Автор: Миләүшә Латыйпова

http://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев