Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Нинди су эчәргә соң?

Кайнарынмы? Әллә салкынынмы?

Табиблар көн саен 2 литр чиста су эчәргә куша. Ә менә нинди су файдалы соң? Кемдер, суны кайнатып эчү дөрес түгел, ул «үле» суга әйләнә, ди. Икенчеләр, суны кайнатсаң, андагы микроблар үлүен белдерә. Өченчеләр даими минераль су эчә. Кайсын эчәргә соң?

Тәүдә суның температурасына игътибар итик. Салкын суның температурасы 20 градуска кадәр җитә. Җылы су 21-35 градуска кадәр була. Кайнар суның температурасы 35-42 градус чикләрендә.

Медицина күзлегеннән караганда, атап әйткәндә, гастроэнтерология, суның температурасына бик нык игътибар итми. Иң мөһиме — су безнең организмда баручы барлык процессларга йогынтый ясый.

Су — универсаль эреткеч, ул күзәнәккә кирәкле туклыклы матдәләрне китерә һәм калдыкларны алып китә.

Сусыз күзәнәктә иң гади химик реакцияләр дә була алмый. Су организмның терморегуляция системасын җайга сала.

Организмда су алмашы даими бара. Без аны ашамлыклар һәм эчемлекләр белән алабыз, моннан тыш, ул күзәнәкләрдә бара торган метаболик реакцияләрдә барлыкка килә.

Нинди суны эчәргә ярамый?
Гастроэнтерологлар һәм диетологлар фикеренчә, бик салкын һәм бик кайнар су эчмәскә кирәк. Сыеклыкның экстремаль температуралары ашказанының лайлалы тышчасын тынычсызлауга китерә һәм ашкайнату тракты моторикасын бозарга мөмкин.

Автор:Гөлия Мөгаллимова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: су файдалысу