Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Нишләдегез сез, ир-атлар?

Русиядә ир-атлар, нигездә, кан әйләнеше системасы бозылудан якты дөнья белән хушлаша, дигәннәр табиблар. 2017 елда 102 мең эшкә яраклы 16-29 яшьлек ир-ат инсульт һәм инфаркттан фани дөньядан киткән.

89,6 мең ир юл-тарнспорт һәлакәтләрендә, һөҗүм итүләрдән, бәхетсез очраклар аркасында һәлак булган. 42 мең ир кешенең гомерен яман шеш өзгән.
Эшкә сәләтле ирләрнең 70 проценты исерткеч эчемлекләр аркасында фани дөньядан китә.

РФ Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белдерүенчә, эшкә яраклы ир-атларның 70 проценты исерткеч эчемлекләр аркасында гомере өзелә. Шул ук вакытта вице-премьер Татьяна Голикова фикеренчә, соңгы алты елда эчеп үлүчеләр саны 40 процентка кимегән, дип яза Өмет басмасы.

Фото ачык чыганактан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ир-атлар