Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан районыбыз медицина хезмәткәрләренә муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин котлавы

Хөрмәтле районыбызның медицина хезмәткәрләре, шушы системада озак еллар намуслы хезмәт куеп, ялга чыккан ветераннар!

Сезнең барыгызны да ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Авыр, әмма кирәкле хезмәтегездә һәм тормышыгызда уңышлар, гаилә иминлеге, барчагызга ныклы сәламәтлек телим.
Сезнең күп тармаклы, күп юнәлешле олы хезмәтегез барчабызның күз алдында. Көндәлек йөзләрчә, дистәләрчә кешеләрнең моң-зарын тыңлап, аларга дөрес диагноз кую, дәвалау курсы билгеләү, тән һәм җан авыруларыннан савыктыру, профилактик чаралар күрү - санап чыгарга гына да күп вакыт кирәк булган бу эшләрне районыбыз медиклары һөнәри осталык, тырышлык, зур сабырлык белән үти дип беләм. Пациентларыгыздан килгән - ишетелгән рәхмәт сүзләре, тулы бер коллективның хезмәт күрсәткечләре, ә алар республика күләмендә иң әйбәтләрдән булу шулай дип ышанырга һәм Сездән тагын да зуррак эшләр, уңышлар көтәргә нигез бирә.
Тормыш медицина хезмәткәрләре алдына да яңадан-яңа бурычлар, таләпләр куя. Соңгы елларда Сезгә эшләү, авыруларга тиешле медицина ярдәме күрсәтү, дәвалану өчен шартлар булдыру юнәлешендә аз эшләнмәде. Әле планлаштырган, күңелдә йөргән эшләр дә байтак. Яңа, заманча аппаратуралар, медицина җиһазлары турындагы уртак хыялыбыз чынбарлыкка әйләнсә, бу Сезнең өчен дә, райондашларыбыз өчен дә зур мөмкинлекләр-шартлар, уңайлыклар тудырыр дип өметләнәм. Сез дә үзегездән торганны тагын да яхшырак, сыйфатлырак эшләрсез, һөнәри осталыгыгызны даими үстерә барып, райондашларыбызга алар теләгән дәрәҗәдә медицина хезмәте күрсәтерсез дип ышанам. Дөньяда иң шәфкатьле һөнәр ияләре буларак, халкыбыз күңелендә дә Сез башкарган эшләр шәфкатьлелекнең идеалы булып кереп калсын, ак халатларыгызга тап төшмәсен!
Бәйрәмегез белән! Һәм тагын бер кабат уңышлар Сезгә!
Фото: http://tubercules.org/index.php?id=8623

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250