Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Онытасым юк гомергә дә

Исәнмесез хөрмәтле «Хезмәт» газетасы редакциясе хезмәткәрләре. Сезнең аша әни булырга әзерләнгән хатын-кызларга әйтәсе сүземне, ә әни булырга ярдәм итүче районыбыз табибларына, андагы хезмәткәрләргә рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Бу рәхмәтемне 2 ел элек ирештерсәм тагын да яхшырак булган булыр иде. Соңлабрак булса да, күңелемдә йөрткәннәрем хуҗаларына барып ирешсен иде.
Мин Балтач районы кызы. Тормышта Арча якларында булуга карамастан, туган ягымның сулар һавасы ук җаныма шифа бирә. Күңелем белән мин гел үз ягыбызда. Шуңа да 2 улымны да Балтач үзәк больницасында таптым.
Балам буласын белгәннән соң учетка басудан авырсынып йөрдем, очына чыга алмастай зур эш сыман кабул иттем. Ләкин, мин күзаллаганча авыр булмады. Әлбәттә, һәр ишектә чират бик озын. Тиешле бүлмәләр аша күтәренке кәеф белән йөрелде. Гинекология бүлмәсендә кабул итүче табибә Наилә Нургаяз кызының, шәфкать туташлары Альбина, Светаның (гафу итегез, әтиләренең исемнәрен белмим) һәрбер авырлы хатын-кызны йөзгә танып исем белән дәшүләре, ягымлы тавыш белән сөйләшүләре генә дә йөрәккә рәхәт иде.
2012 елның 7 ноябре көнне мин больницага икенче улымны табарга әзерләнеп килдем. Тудыру бүлегендә мине табибә Эльмира Илшат кызы кабул итте. Ягымлы, итагатьле табибә. Күз карашы ук бөтен курку, борчуларны юкка чыгарды. Озак билгесезлектә дә йөртмәде, операция көнен билгеләде. Мин 2 баламны да операция ярдәмендә дөньяга китердем. Тудыру бүлегендәге чисталык, җылы атмосфера бүген дә балаларыма караган саен искә төшә. Андагы бәби авазын, аларның тәмле исләрен гомерем буена сагынырмын сыман. Андагы табибәләрнең, шәфкать туташларының, хезмәткәрләрнең һәр хатын-кыз белән җылы мөгамәләдә сөйләшүе җанга әле дә тынычлык бирә.
Шундый матур хатирәләр калдырган, бала тудыруда ярдәм иткән һәркемгә: табибәләр Эльмира Илшат кызына, Резеда Мәгъсүм кызына, шәфкать туташы Ләйләгә, санитарка Таняга (гафу итегез, барыгызның исемнәрен белеп бетермәгәнмен), бәби кабул итүче педиатр Наилә Мөхәммәт кызына, нәниләребезне тәрбияләп торучы Әлфия, Вәсилә, Гүзәл апаларга, анестезиолог Салих Рамил улына, реанимация бүлмәсендә эшләүче Гөлсинә апага, кыскасы, һәркемгә үземнең олы рәхмәтемне белдерәм. Эшегездә озак еллар имин эшләгез, сау-сәламәт балалар туып, тагын бик күп хатын-кызны бәхетле әни итәргә язсын сезгә. Сезнең хакта сагынып сөйләсеннәр, яратып искә алсыннар.
Ә әни булырга әзерләнүчеләргә шуны әйтәсем килә: үз районыбыз больницасы да шәһәр больницаларыннан ким түгел. Түләүле Казан больницаларына барганчы, үз табибларыбыз да андагыдан берни белән дә аерылмыйлар. Акчагыз да янга калачак, матур хатирәләр дә өстәләчәк.
Дөньяга аваз салган һәр нәни сау-сәламәт тусын да, әти-әнигә сөенеч, бәхет кенә китерсен. Шул очракта әйләнә-тирәбезне елмайган йөзләр, канәгатьлек биләп алыр.
Һәркемгә саулык теләп, хөрмәт белән
Суфия Илсур кызы НИЗАМЕТДИНОВА
Фото: http://woman-omsk.ru/zhurnal/krasota/obo-vsem/Rody-v-Estonii-v-roddome-Pelgulinna.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250