Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

ОРВИ булганда коронавирустан чыгарылган препаратлар кабул итү нәрсә белән яный?

Хәтта Covid-19 диагнозы булганда да, яңа коронавирус инфекциясеннән барлык препаратлар да конкрет пациентны дәвалауда ярдәм итмәячәк.

Covid-19 препаратларын кискен респиратор вирус инфекциясе вакытында кабул итү куркыныч нәтиҗәләре белән яный. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.

"Сатуда барлыкка килгән барлык препаратлар: "Авифавир", "Коронавир" һәм башкалар. Аларның куллануга карата күрсәтмәләре һәм зарарлы яклары язылган. <…> Болай гына кабул итү - ул куркыныч. Әгәр дә пациентта гади ОРВИ булса, бу чыгу юлы түгел ", - дип билгеләде спикер.

Министр урынбасары татарстанлыларны теләсә нинди дару кулланганда инструкция белән танышырга, бигрәк тә Covid-19 препаратлары кебек җитдиләрен игътибарсыз калдырмаска чакырды. Мондый терапияне бары тик табибларның билгеләнеше буенча гына кабул итәргә кирәк, ул рецепт буенча сатылырга тиеш.

"Әгәр без Covid-19 диагнозын куябыз икән, - бу шулай ук, әлеге препаратны шунда ук кабул итәргә кирәк дигәнне аңлатмый. Анда бик төгәл күрсәтмәләр бар ", - дип сөйләде Жаворонков.

Препаратлар билгеләүгә күп факторлар йогынты ясый, шул исәптән пациентның булган авырулары да. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, даруларны уйламыйча кабул итү сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин.

Фото: «Татар-информ» архивы / Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус covid-19