Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

ОРВИ һәм грипптан сакланыйм дисәң, Роспотребнадзор киңәшләре

Белгечләр әйтүенчә, кышкы чорга хас авырулардан иммунизация иң яхшы саклый.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Роспотребнадзор, Россиядә эпидемия сезоны дәвам итүгә бәйле рәвештә, россиялеләргә ОРВИ һәм гриппны кисәтү буенча киңәшләр бирде. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.

Белгечләр әйтүенчә, кышкы чорга хас авырулардан иммунизация иң яхшы саклый.

Саклану ысулларының берсе – организмны чыныктыру.

«Туйганчы йоклагыз, эш һәм ял режимын үтәгез, күбрәк саф һавада булырга тырышыгыз. Урамга чыкканда, һава торышына карап киенегез», - диелә Роспотребнадзор хәбәрендә.

Шулай ук, ведомство хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, дөрес тукланырга кирәк.

«Рационга составында А, С витаминнары, цинк һәм кальций булган продуктлар кертү зарур. ГГАлар - цитрус җимешләре, киви, татлы борыч, сөт продуктлары, каты сыр, сыер ите, каймак, йөзем, күрәгә белән кишер һ.б.», - диелә хәбәрдә.

Кеше күп җыела торган урыннарда медицина битлеге кияргә кирәк.

 

Гөлсинә Гарипова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грипп

2
X