Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Озын гомерлеләр нәрсә ашарга ярата?

Озын гомер бүләк итүче җимешләрнең берсе булып банан тора.

Төрле тикшеренүләр күрсәткәнчә, озак яшәүчеләр-рекордсменнар еш кына һәркем өчен кулланырга мөмкин булган ризыклар файдалана икән. Шуларның берсе — фундук. Бу чикләвек баш миен ныгыта, Е һәм В6 витаминнарына бай.

Бөтен бөртекле ашлыктан әзерләнгән ризыклар бик файдалы. Алар эчәклекнең сәламәтлеген саклый, кандагы шикәр дәрәҗәсен контрольдә тотарга һәм артериаль кан басымын нормальләштерергә булыша. Моннан тыш, андый ризыклар йөрәк авырулары булганда да файдалы.  

Озын гомер бүләк итүче җимешләрнең берсе булып банан тора. Бу җимеш хәтерне ныгыта, ашкайнатуны яхшырта һәм хәтта организмны онкология авыруларыннан сакларга сәләтле.  

Озак яшәүчеләр куллана торган азык-төлек арасында нут борчагы лидерлык позициясен били. Ул А, С, Е, К һәм В төркеме витаминнарына, шулай ук фосфор, калий, кальций, тимер һәм магнийга бик бай. Нут күзәнәкләрне һәм тукымаларны тергезүне тизләтә.  

Кара фасоль шулай ук озак яшәүгә ярдәм итә. Анда клетчатка, А, В2, В3, В6, В9 витаминнары, фолий кислотасы, кальций, фосфор, цинк һәм магний күп. Фасоль холестерин дәрәҗәсен киметергә, ашкайнату һәм эчәклек эшен яхшыртырга сәләтле.  

Чыганак

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев