Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Пациентка зыян китергән стоматологлардан 1,3 миллион сум түләттергәннәр

Стоматология клиникасы зыянны каплаудан баш тартуга да карамастан, суд зыян күрүче файдасына карар кабул иткән.

Казанда яшәүче хатын-кыз стоматология клиникасының түләүле хезмәтләре өчен ике килешү төзегән, аларга түләгән, әмма дәвалау сыйфатсыз булган һәм бу аның сәламәтлеге өчен тискәре нәтиҗәләргә китергән. Әлеге хатын-кыз реанимациягә эләккән.

Бу хакта Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Стоматология клиникасы зыянны каплаудан баш тартуга да карамастан, суд зыян күрүче файдасына карар кабул иткән.

Табибларның күп факторларны исәпкә алмавы һәм пациент өчен туры килми торган дәвалау алымын сайлавы расланган.

Нәтиҗәдә, суд приставы-башкаручыдан башкарма производство кузгату турында карар һәм җинаять җаваплылыгына тарту турында кисәтү алганнан соң стоматология клиникасы 1,3 миллион сум түләргә мәҗбүр булган.

Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев