Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Палаталарда урын юк, берсе килә, берсе китә...

Палаталарда урын юк, берсе килә, берсе китә... дип сөйләшкәннәрен хәзерге чир тулы җәмгыятьтә еш ишетәбез. Авыручылар күп дип борчылабыз, ә шул ук вакытта бу медицина хезмәткәрләре ничек өлгерә, ничек ялгышмыйча эшли белә дип уйлап карыйбыз микән?

Әлбәттә, уйлыйбыз дип әйтерләр моны үз күзе белән күргән, шунда ятып дәваланган иптәшләр. Үзәк хастаханәнең көндезге бүлегендә кайчан карама кеше күп була. Хәзер бигрәк тә адәм баласы сәламәтлеге турында кайгырту ягын карый, елына һичьюгы бер мәртәбә булса да ныгып алырга кирәк дип хастаханәгә килә. Бу начар күренеш түгел, биредә эшләүчеләр дә моңа уңай карашта дип беләбез.

Хастаханәнең станционар ягындагы беренче катына урнашкан палаталарда дәва эзләп килүчеләрне табиб-невропатолог Лилия Вәлиева, табиб-терапевт Илдар Сәлахов, һәм бердәнбер шәфкать туташы Роза Шакирова дәвалый. Биредә табибларның һәрбер пациент белән итагатьле сөйләшүе, тиешле диагноз куеп, дөрес дәвалавы, шәфкать туташы Розаның һәр эшне изге нияттән башлавы, һәм җиренә җиткереп үтәве, дару-препаратларга игътибарлы булуы, аз сөйләп, күп эшләве ихтирамга лаек. Шуңа да биредә ятучылар күрсәтелгән хезмәттән канәгать булып китә. Табиб кушкан һәр йөкләмәне күңел биреп үти ул, пациентларга да карашы якты, аеруча да олылар бик ярата үзен. Биредә һәрчак тәртип, чисталык. Анысын иде техник хезмәткәр Гүзәлия Гарифуллина кайгыртып тора.

Беркемгә дә авырырга язмасын, ә инде авырый калсалар, югарыда телгә алган персоналлар кебек рәхимле бәндәләр туры килсен үзләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзәк хастаханә