Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Патяшина Татарстанда мәктәп укучыларын дистанцион укытуга күчермәячәкләр дип ышандырды

Татарстан мәктәпләрендә 400 мең укучының җидесе генә Covid-19 йоктырган.

Татарстанда балаларны дистанцион укытуга күчерергә җыенмыйлар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

«Бездә 1 сентябрьдән төрле мәктәпләрдә нибары 25 педагог һәм җиде укучы бар [Covid-19 белән авыручы]. Бүгенге көндә ике бала савыгып, мәктәпкә чыкканнар, бишесе карантинда кала. Әмма килешәсездер, 400 мең мәктәп укучысы арасында мондый очраклар булуы калган барлык мәктәп укучыларын дистанцион укытуга җибәрүебез турында сөйләми», - дип билгеләп үтте спикер.

Баш санитар табиб бүгенге көндә мәктәп укучыларын дистанцион укытуга күчерү мәсьәләсе каралмый, дип өстәде.

Ведомство башлыгы педагогик состав һәм укучылар арасында Covid-19 авыруы очракларына тиз реакциянең нәтиҗәлелеген билгеләп үтте. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте эпидемиягә каршы чаралар оператив рәвештә үткәрә: авыруны изоляцияли, контактлы затларны күзәтә һәм тикшерә, дезинфекция үткәрә.

Фото: «Татар-информ» архивы / Рамил Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан коронавирус дистанцион уку covid-19 Татарстан мәктәпләре мәктәп укучылары Татарстан укучылары