Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Үпкә яман шешенең көтелмәгән билгесе ачыкланды

Авыруның иң сирәк очрый торган билгеләренә бармак очларының калынаюы, йотканда авырту тойгысы керә.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Култык астында шешләр яки шешенке урыннар барлыкка килү үпкә яман шеше ихтималы турында сөйли. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Cancer Research UK оешмасы мәгълүматларына караганда, бу билгеләр, бигрәк тә култык астындагы һәм муендагы шешләр, авыруның лимфа төеннәренә йогынтысы турында аңлата.

Әмма галимнәр лимфа төеннәре йогышлы авыру аркасында да зураерга мөмкин дип белдерә. «Шуңа күрә, табибка күренмичә һәм берничә анализ тапшырмыйча шешләрнең килеп чыгу сәбәбен төгәл белеп булмый», — диелә табиблар хәбәрендә.

Алдарак «Татар-информ» үпкә яман шешенең сирәк очрый торган биш билгесе, шул исәптән бармак очлары калынаю, йотканда дисфагия яки авырту тойгысы барлыкка килү турында язган иде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яман шеш