Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Прививка ясаттыгызмы?

Көзге юеш, салкын һава килүгә күпләр, шул исәптән балалар да, грипп белән авырый башлый. Гади салкын тию билгеләре белән башланган бу авыруныӊ бигрәк тә балалар өчен куркыныч яклары бар.

Ул кешедән-кешегә тиз арада йога, авыру барышында йөрәк һәм организм өчен әһәмиятле булган башка органнарга бик тискәре тәэсир итә. Шуныӊ өчен дә гриппка каршы прививка ясату барлык кеше өчен, аеруча балалар өчен бик кирәк.

Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев белдергәнчә, балалар һәм олыларны авыру йогудан саклап калу өчен федераль бюджеттан гриппка каршы 8 мең доза күләмендә вакцина кайтарту каралган, аныӊ 5440гы инде районыбызга килеп ирешкән. Бүгенге көндә балалар өчен кайткан барлык 2000 доза вакцина да ясалган.

Гриппка каршы вакцина бюджет исәбеннән, иӊ беренче чиратта балаларга, хроник чире булган авыруларга, укытучы-тәрбиячеләргә, медицина өлкәсендә эшләүчеләргә, социаль хезмәткәрләргә ясалачак. Предприятие һәм оешмаларда эшләүчеләргә оешма хисабыннан яисә үзе акча түләп вакцина ясату мөмкинлеге бар.
"Роспотребнадзор" идарәсе мәгълүматлары буенча, хәзер гриппка каршы прививка ясату өчен аеруча кулай вакыт, чөнки әле халык арасында грипп вирусы киң таралмаган. Гриппка каршы иммунитет барлыкка килсен өчен прививкадан соң 2-3 атна, ә хәлсезрәк кешеләр өчен 1-1,5 ай вакыт кирәк.

Фото: http://medvoice.ru/wp-content/uploads/2015/04/%D0%9C%D0%B0%D0%BB%D1%8C%D1%87%D0%B8%D0%BA%D1%83-%D0%B4%D0%B5%D0%BB%D0%B0%D1%8E%D1%82-%D1%83%D0%BA%D0%BE%D0%BB.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250