Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Прививканы ясый гына башлаганда теләүчеләр артык күп булмады

Бүгенге көнгә хастахәнәгә кайткан барлык вакциналарда гражданнарга ясалып бетте.

2020 елның декабрь аеннан Балтач районында яңа коронавирус инфекциясына каршы вакцинация башланды.

Бүгенге көнгә хастахәнәгә кайткан барлык вакциналарда гражданнарга ясалып бетте. Иң беренче чиратта вакцина коронавирус инфекциясы белән авырмаган медицина хезмәткәрләренә, 60 яшьтән узган һәм хроник чирләре булган кешеләргә ясалды.

Районның газ оешмасы җитәкчесе Рөстәм Камил улы Нигмәтҗановка  үзенең эшчеләр коллективына вакцинация ясауны оештыруда  булышлыгы өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Ул һәр эшчесе турында кайгыртып, үз үрнәгендә, шәхсән үзе дә  яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясатты.

Россия Президенты карары нигезендә, бу бөтен дөньяда баручы авыр эпидемия шартларында, киң масштабларда вакцинация барганда, без – медицина хезмәткәрләрен, прививка ясатучылар арасында иң беренче чиратта ясалырга тиешле районның белем бирү һәм социаль яклау өлкәләрендә эшләүчеләрнең, зур эшче коллективларның булмавы зур борчуга сала.  

Вакцина ясатырга теләгән 18 яше тулган һәр кеше үзәк поликлиника, врачлык амбулатория телефоннары һәм дәүләт порталлары аша прививка ясатырга чиратка языла ала. Яңа партия вакциналар хастаханәгә  кайтты, шушы список буенча гражданнар хастаханәгә прививкага чакырылачак.  

Яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация турында тулы мәгълуматне  zdrav.tatar.ru/crbbaltasi сайтыннан алырга була.

Газинур Дәүлиев

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус