Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Пульсоксиметр нигә кирәк: табиб аңлатмасы

«Сатурация», «пульсоксиметр» дигән матур яңгырашлы сүзләр дә хәзер «ипи», «чәй» кебек үзебезнекенә әверелде.

Яңа коронавирус кешелек дөньясына әллә никадәр яңалык алып килде. Битлек, пирчәткә киеп йөрүнең нормага әйләнүен әйтеп тә торасы юк. «Сатурация», «пульсоксиметр» дигән матур яңгырашлы сүзләр дә хәзер «ипи», «чәй» кебек үзебезнекенә әверелде.

Моңарчы «сатурация» сүзен табиблар турындагы фильмнарда ишеткәләп, «ниндидер мөһим күрсәткечтер инде» дигән уй килеп китсә дә, алай әһәмият биреп тормый идек. Ә хәзер ул әйбер күп кешенең өендә бар. Тик аны куллануның үз нечкәлекләре бар икән. Шул хакта табиб-пульмонолог, Россия тын юллары медицинасы җәмгыяте әгъзасы Татьяна Неешпапа  сөйләде.

Пульсоксиметр – кер кыстыргычка охшаган кечкенә генә җайланма, өске өлешендә экраны да бар. Ул канда никадәр кислород барлыгын күрсәтә. Нәкъ менә шул күрсәткеч сатурация дип атала да инде. Сатурация процентларда үлчәнә, үпкәләрнең чистамы-юкмы икәнен шуңа карап белеп була.

– Прибор ничек эшли?

– Аның бер ягында – яктылык чыганагы, икенчесендә кабул итүче датчик бар. Эченә бармакны куеп, төймәсенә баскач, пульсоксиметрдан чыккан яктылык кан тамырына төшә. Бу нурлар гемоглобинны үтәли яктырта (ә гемоглобин – кислородны күзәнәкләргә ташый торган аксым ул). Пульсоксиметр, күпме яктылык үткәнне анализлап, мәгълүматны саннарга әйләндерә. Шуның буенча без гемоглобиныбызның ничә проценты кислородка туенган икәнне беләбез. Экрандагы икенче сан йөрәк тибешенең, ягъни пульсның ешлыгын күрсәтә

– Кайбер пульсоксиметрларда вак кына язылган, PI дип тамгаланган тагын бер сан бар. Анысының да нәрсәне аңлатканын әйтеп китсәгез иде.

Татьяна Неешпапа

– PI ул – перфузия индексы, ягъни бармак очындагы пульcның көчен күрсәтә. Аның зурлыгы 0,02–20,0% аралыгында үлчәнә һәм перифериядәге (мәсәлән, аяк, кул чукларындагы) кан йөрешенең көченә, тамырларның кан белән тулышканлыгына, эшкә яраклы капиллярларның санына бәйле. Нормасы 4–7% дип санала. Кан тамырлары кысылганда, тән температурасы төшкәндә, кан киткәндә һ.б. авырулар булганда түбәнәя. PIны яткан килеш карыйлар, бармаклар җылы булырга тиеш. Ләкин пульсоксиметрны өйдә кулланганда, ул саннарга игътибар итмәскә дә мөмкин, алар реанимация табиблары өчен генә мөһим.

– Беркөнне пульсоксиметрны өлкән яшьтәге туганыбызга куйдык та, 93 санын күргәч, кот очты. Кимендә 95 булырга тиеш, диләр бит.

– Әйе, сәламәт кешеләр өчен сатурация 95% һәм аннан югарырак булу норма санала. Ләкин кайбер очракларда түбәнрәк тә була ала. Мәсәлән, сулау системасында хроник проблемалар булганда, организм түбәнрәк күрсәткеч белән яшәүгә җайлаша. Олыгая барган саен, сатурация аз-азлап кими, 70 яшьтән өлкәнрәкләрдә 93–94% булырга мөмкин.

– Пульсның нормасы нинди?

– Йөрәк тибеше бик күп факторларга: кешенең җенесенә, яшенә, спорт белән шөгыльләнүенә, авыруларына һ.б. бәйле. Гомумән, пульсны өч төрлегә аералар: уртача – бер минутка 60–90, сирәк – 60тан азрак, еш – 90нан артык.

– Пульсоксиметр һәрвакыт дөрес күрсәтәме?

– Кайчакларда приборның нормадан түбәнрәк саннар күрсәтүе канда кислород азлыктан гына булмый. Төгәллекне берничә фактор бозарга мөмкин.

Тырнак буявы. Бигрәк тә кызыл, кара, зәңгәр, шәмәхә төстәге буяулар яктылыкны тиешенчә үткәрми. Бармак очларында татуировкалар, күгәргән урыннар булу да приборны ялгыштыра ала. Бик озын яки өстәлмә тырнаклар да бармакны прибор эченә дөрес итеп куярга комачаулый.

Салкын кул, түбән кан басымы. Салкында кан тамырлары кысыла, бармакта кан акрынрак йөри. Кан басымы бик түбән булганда, кан бармак очына кадәр килеп җитә алмый.

Тиешсез бармак, кирәкмәгән хәрәкәтләр. Үлчәгәндә, кулны селкетмәскә тырышыгыз. Кулны өскә күтәреп яисә салынып торган килеш үлчәсәгез, экрандагы саннар чынлыктагыдан үзгәрәк була. Кайсы бармак дигәндә, приборга имән, урта яки атсыз бармакны куярга кирәк. Уңагай булсагыз – уң кулныкын, сулагай булсагыз –  сулныкын.

Яктылык. Приборның кыскычлары арасына кояштан яисә лампочкадан төшкән артык яктылык та сатурация күрсәткечен боза.

Утырган батарея. Саннарның дөреслегеннән шикләнә башласагыз, батареяларын алмаштырырга вакыт җиткән булуы бар.

 

Ничек дөрес итеп үлчәргә?

* үлчәүне тыныч хәлдә, утырып башкарыгыз;

* эшли торган кулыгызның лаксыз, күгәрмәгән бармагын сайлагыз;

* тырнакны өстә калдырып, шуып-уйнап йөрмәслек итеп, бармакны кыстырып куегыз (яны белән кую дөрес түгел);

* пульсоксиметрлы кулыгыз тигез урында торсын, бармак очындагы кан кирегә агып китәрлек булмасын;

* экрандагы саннарны 10–20 секундтан соң карагыз. Ышанычлырак булсын, дисәгез, приборны бармакта 1–2 минут тотарга да мөмкин.

 

Фәния ФӘИЗОВА

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пульмонолог Пульсоксиметр