Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Путин «Спутник V» вакцинасының «омикрон» штаммына каршы бик нәтиҗәле булуын әйтте

«Спутник V» вакцинасы коронавирусының омикрон-штаммына каршы нәтиҗәле эшли.

Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин, Гамалея исемендәге үзәк белгечләреннән алынган мәгълүматларга сылтама белән хәбәр итте дип яза РИА Новости.

«Мин Гамалея исемендәге институт җитәкчесе белән сөйләштем, алар тикшеренү үткәрде һәм „Спутник V“ вакцинасы коронавирусның омикрон-штаммын нейтральләштерә», — дип сөйләде Путин Санкт-Петербургтагы формаль булмаган БДБ саммитында.

Тикшеренү үзәге җитәкчесе Александр Гинцбург фикеренчә, клиник тәҗрибә генә вакцинаның «омикроннан» ни дәрәҗәдә яклавы турындагы сорауга төгәл җавап бирәчәк. Шул ук вакытта аның яңа штаммга каршы шактый нәтиҗәле эшләве аңлашыла да инде.

Путин коронавируска каршы «Спутник V» вакцинасы нәтиҗәлелеге якынча 90 процент тәшкил итүен дә искәрткән.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцина омикрон

2
X