Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

“Һәр гаиләдә бер табиб булырга тиеш, кызым...”

Әти кешенең әлеге үтемле сүзләре районыбызны олуг хөрмәткә лаек табиблы итә.

Әтисе Рифатның шушы сүзләрен максат итеп, ә тора-бара аның һәрбер сүзенең асылын аңларга өйрәнгән Лилия Вәлиева шулар аша эшенең авырлыкларын күңеленә якын алмаска өйрәнгән. Алай да табиб кеше төрле күңелсезлекләр белән һәрдаим очрашып, ярдәм итә алганда кулыннан килгәннең барын да эшләп, ә инде өмет булмаганда, авыруның якыннары белән бергә кайгырып эшли. Шатлыклы вакыйга уңаеннан очрашып сөйләшүебездә Лилия Рифатовна күңеленең иң нечкә кылларын да тибрәлдерүче мизгелләрнең берникадәрен ачып салды.

Әти-әнисенең төпле киңәшләрен, балаларына бөтен күңел җылысын салып үстерүләрен Лилия Рифатовна әле дә рәхмәтле булып искә ала. Әнисе Рауза 40 ел районыбызда шәфкать туташы, ә әтисе Рифат маллар табибы булып эшли. Гаиләдәге иң олы бала Резидә әнисе һөнәрен сайласа, Лилия әтисенең сүзләрен гомерлек девиз итеп, табибә була, ә менә Ландыш укытучы һөнәрен үз итеп, күңелендә генә тагын бер һөнәрне - мал табибын якын итә.

- Мәктәптән үк табиб булам дип үз-үземә сүз бирдем. Шуңа омтылдым да. Беренче елны укырга керә алмадым. Ул елны районыбызның архитектура һәм төзелеш бүлегендә инженер булып эшләдем. Бернинди махсус белемсез кызны шушындый эшкә тәвәккәлләп алганы өчен Сәлимҗан Хәбибрахмановка рәхмәтлемен, аның ул яхшылыгы мәңге онытылмас. Икенче елны инде максатыма ирешеп, студент булдым. Укып бетергәч, интернатураны РКБда үттем. Анда хезмәтемнең бөтен нечкәлекләренә өйрәтеп, аннан соң да хезмәт юлымда туган сорауларыма җавап табарга ярдәм иткән табибларга әле дә булса рәхмәтем чиксез.

1993 елдан район үзәк хастаханәсенә невролог булып эшкә кайта ул. Хезмәтенең беренче көннәреннән терапия бүлегендә эшли, хезмәттәшләре берәр кая киткән вакытта авыруларны да кабул итә, хәрби комиссариатта егетләрнең сәламәтлеген дә тикшерә. - Хәзер эшли торган коллективым бик әйбәт, алар белән ярты сүздән аңлашып, бер-беребезгә терәк булып хезмәт куябыз, - ди Лилия Рифатовна.

Йокысыз төннәр, күз алдыңда пациентыңны мәңгелеккә югалту... Эшенең авырлыкларын түгел, ә мондый нечкәлекләрен генә уйлаганда да тәннәрем чемердәп куйды. - Үлгән кешенең күзләре, карашы синең белән бер ай яши әле, - ди ул. Чыннан да, моның кадәрен үк уйлап карасаң, табибларда булган сабырлыкка сокланырлык кына.

Гаилә тормышы турында сөйләшә башлагач, Лилия Рифатовнаның күзләрендә бәхет чаткылары күренде. Үз тормышы турында ул елмаеп "без беребез "02", беребез "03"" диде. Чөнки тормыш иптәше Илгать озак еллар район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куйды. Уллары Ирек КФУның юридик факультетында магистратурада белем ала, читтән торып Аграр университетта укый. Кызлары Динә 9 сыйныфта белем ала. Ә йортларындагы иң кадерле һәм хөрмәтле кеше ул Суфия апа. Аның турында Лилия Рифатовна кайнанам дип бер мәртәбә дә әйтмәде, ә Суфия әнием диде. Шушы сүзләре аша да ул гаиләләрендә килен белән кайнана арасында булган җылы мөнәсәбәтне генә күрсәтеп калмыйча, чын күңелдән аны олылап, хөрмәтләвен дә раслады. Ике кечкенә баланы тыныч күңел белән калдырып чыгып китүләрен, әнисе Суфия ярдәме белән бер тапкыр да "больничный" алмауларын искә алып, аңа рәхмәтле булуы турында сөйләде. Чыннан да гаиләңдәге кешеләрнең синең һөнәреңне аңлап кабул итүләре язмышыңнан иң зур бүләктер ул. Шуңа да ул киләчәге өчен дә тынычлык һәм тигезлек сорап яши.

Табиб булыр өчен укып, белем алу гына җитмидер. Әлеге һөнәрнең асылында кешелеклелек, авыруларга йомшак була белү, кеше хәленә керү, көчеңнән килгәнчә ярдәм итү тора. Ә бит күп кенә авырулардан дәвалаучы табибәдә бу сыйфатлар бар һәм алар туган гаиләсеннән салынган. "Кызым, син гади колхозчыларга ярдәм ит. Алар сиңа рәхмәтле дә була белер, кеше арасында йөзең дә якты булыр", дип әйтә иде мәрхүм әтием. Аның һәрбер сүзе әле генә әйтелгәндәй күңелемдә кабатлана. Кызганыч, әтием генә дүрт ел инде арабызда юк, ди Лилия Рифатовна. Тормышына максат куеп, омтылышларын күтәреп алучы, күзгә күренми торган канатлар булдырып, кызларының бары игелек китерүче табибә буласына чын күңелдән ышанган әти-әни бүген сөенә ала. (Әтисен искә алулар аның рухына дога булып барып ирешсен иде.) Ә Суфия әнисе, тормыш иптәше һәм балалары Лилияләре белән ихластан горурланалар. Чөнки Лилия чәчәгенә хас гүзәллеге һәм чыдамлыгы белән эшендә иң зур хөрмәт - авыруларның рәхмәтле булуларына ирешкән Лилия Вәлиеваны бүгенге көндә районыбызда белмәгән кеше юктыр. Меңләгән кешеләр язмышын хәл итеп, һәрбер гаиләгә бәхет алып килердәй фәрештә бит ул! Ә үзе һөнәре турында түбәндәге фикерен җиткерә ул:

- Иң беренче чиратта, һәр кешедә эш сөючәнлек, тырышлык, намуслы булу, башкаларны хөрмәт итә белү сыйфатлары булырга тиеш. Шул чагында гына сине ихтирам итәрләр, хезмәтеңә тиешле бәя бирерләр. Ә эшеңнең нәтиҗәсен күрү, җаның теләгән хезмәт белән шөгыльләнү - дөньяда иң зур бәхеттер ул, минемчә. Һөнәри осталыкның нигезе - йөрәгең кушкан, җаның теләгән эш белән шөгыльләнүдә. Шул чагында гына янәшәбездәге һәркем үзе теләгән эшне башкарып, аннан тәм табып, рухи ләззәт алып яшәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250