Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Район үзәк хастаханәсенең табиб-невропатологы гаиләсе белән «Ливадия»дә булды

Очрашуга Казаннан, Чаллыдан, Әлмәттән, Арча, Баулы, Балтач, Лаеш, Лениногорск, Нурлат һәм Саба районнарыннан 25 гаилә чакырылган иде.

 Гаилә елы уңаеннан, «Ливадия» шифаханәсе базасында Татарстанның сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең күпбалалы гаиләләре өчен  күркәм чара узды.

Бәйрәм табынына күп балалы гаиләләр вәкилләре, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, РФ Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы комитеты рәисе Гөлнар Хөснетдинова, Татарстан профсоюзлары федерациясе рәисе Елена Кузьмичева җыелды.

Очрашуга Казаннан, Чаллыдан, Әлмәттән, Арча, Баулы, Балтач, Лаеш, Лениногорск, Нурлат һәм Саба районнарыннан 25 гаилә чакырылган иде. Әлеге чарада райондашыбыз, район үзәк хастаханәсенең табиб-невропатологы Лилия Хәкимулла кызы Сабирҗанова гаиләсе белән катнашты.

Альмир Абашев билгеләп үткәнчә: «Бу гаиләләрдәге балалар да табиб яки урта медицина хезмәткәре һөнәрен сайларлар, бу өлкәдә калырлар дип өметләнәбез. Безнең бөтен эшебез, һәр гаиләдә бәхет булсын өчен, кешеләрнең сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән».

#Гаиләелы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ливадия Лилия Сабирҗанова табиб-невропатолог