Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Рактан куркып, ашказаннарын алдырганнар

Әниләре һәм бер туганнары ашказаны рагыннан үлгәч, Сафия Әхмәд һәм аның бертуган энеләре Таһир белән Омар хәвефләнеп табибларга мөрәҗәгать иткәннәр.

Табиблар аларда да яман шеш булырга мөмкин дигән карарга килгән һәм ашказанын алдырырга киңәш иткән.

Әлеге өч бертуганның әниләре 2003 елда яман шеш авыруына тарый һәм ярты елдан вафат була. 10 елдан исә шушы ук чирдән аларның 32 яшьлек туганы Ясмин үлеп китә. "Мин Ясминнең медицина картасында бу төр ракның нәселдән күчәргә мөмкин булуын укыдым. Мине тилергән дип уйлаучылар да булды, әмма тикшеренү үткәч, үземнең хаклы булуымны белдем — бу авыру миңа һәм туганнарыма да яный булып чыкты", - ди 39 яшьлек Сафия.

Шулай итеп, өч туган операция өстәленә яткан. Алар уңышлы үткән. Сафия, элеккечә, нәрсә тели шуны ашый ала. Тик аңа авырлыгын контрольдә тотарга һәм витаминнар эчәргә туры килә. “Ашказаны рагыннан интегүгә караганда, бу уңайсызлыкка гына түзәрлек", - дигән ул.

Бераздан Сафия авырга узып, сәламәт бала тапкан.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рак