Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Рамил Нотфуллин һәм Камил Нугаев табибларның хезмәтен геройлыкка тиңләде.

Җитәкчелекнең аңлы, рәхимле карашына районның сәламәтлек  өлкәсен озак еллар кайгыртып эшләгән баш табиб Газинур Дәүлиевның күңеле булды.

Бүген шатлыклы һәм истәлекле вакыйгаларга бай көннең бер мизгеле район үзәк хастаханәсендә үтте. Биредә коронавируска каршы көрштә үз-үзләрен аямый эшләүче табибларга, медицина хезмәткәрләренә «Бердәм Рәсәй» партиясе, республика җитәкчелеге, район хакимияте исеменнән рәхмәт белдерелде. Әлеге рәхмәт хисләрен     Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин,   ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев  һәр табибка, һәрбер шәфкать туташына, персоналга ихлас күңелдән җиткерделәр.

Район башлыгы медицина хезмәткәрләренең пандемия чорындагы фидакарьлеген геройлыкка тиңләде.

   -Быелның нинди булганын сездән дә күберәк белгән кеше юк, -­ диде ул. ­­ ­ - Б­өтендөнья, ил өстенә килгән авыр йөкне хезмәтегезгә тугры калып тарттыгыз. Махсус бүлек ачылу да файдага булды, анды эш тиешенчә бара дип әйтәсем килә, чир эләктергән райондашлар тиешенчә дәваланып, сәламәтләнеп кайталар. Сүз дә юк,  югалтулар да булмады түгел, булды, әмма хезмәтегезне геройлыкка тиңләми һич мөмкин түгел. Район советы, район башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән һәрбарчагызга олы рәхмәтемне белдерәм. Киләсе Яңа ел пандемия афәтенең чигенү елы булса иде.

Район башлыгы районыбызның медицина хезмәткәрләренә изге теләкләр һәм рәхмәт сүзләре белән бергә «Хезмәтегез өчен рәхмәт» дип язылган зур чәк-чәк бүләк итте.

«Узган ел район үзәгендә Чыршы ачылышында катнаштык. 2020 елга матур теләкләр теләдек. Кәфләр шәп, күңелләр шат иде , -  ди Камил әфәнде. ­– Шулчакта кем уйлаган илгә шушындый коронавирус афәте килер дип.  Шушы пандемия чорында таякның иң юан башы ак халатлы шәфкать ияләренә төште, фронтның алгы сызыгында булдыгыз  сез. Олы ихтирам, олуг рәхмәт хисләремне белдерәм сезгә. Үзегез авырый күрмәгез инде».

Камил Нугаев та бүләксез килмәгән, «Бердәм Рәсәй» партиясе исеменнән «Табибларга зур рәхмәт!»  дигән язулы торт бүләк итте.

Җитәкчелекнең аңлы, рәхимле карашына районның сәламәтлек  өлкәсен озак еллар кайгыртып эшләгән баш табиб Газинур Дәүлиевның күңеле булды.

- Чыннан да, чир үзен белгертеп, нык  яный башлаган чорда бик авыр булды.  Күп әйберләр билгеле түгел иде әле, дәвалау схемасы да өйрәнелмәгән, табиблар да җитми. Әмма без ул авырлыкларны җиңеп чыга алдык. Эш күрсәткечләребез дә начар булмады. Министрлык, җитәкчелек белән хәл итәргә кирәкле мәсьәләләр күп булды, әмма без һәрчак яклау таптык, ярдәм күрдек.  Соңгы вакыттагы кебек дәүләт ярдәмен   ничә ел эшләү дәверемдә  беренче мәртәбә күрүем. Быел гына да ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенә 2 санитар автомобиль, амбулатор-поликлиник  ярдәм күрсәтүне җиңеләйтү уңаеннан 2 җиңел автомобиль бирелде.  Функциональ  караватлар кайтты, без аны үзебез генә алалмый идек, менә хәзер вакциналар кайта, әкренләп ясый башладык. Әнә шулай, килеп туган хәлне бер сулышта аңлап, коллектив белән ерып чыга алдык. Шуңа күңел бик сөенә.

Табибларга багышланган рәхмәт сүзләре алкышларга күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев