Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

“Рамиләбездән уңдык”

Иртәгә медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме

Бу көннәрдә редакциябезгә табибларга, шәфкать туташларына рәхмәт сүзләре, котлаулар белән шалтыратучылар шактый булды. Шундый шалтыратуларның берсе Яңгул авылыннан килеп иреште.

“Безнең участокта озак еллар эшләгән абруйлы табиб Айрат Юнысович лаеклы ялга киткәч, аның урынына яшь табиб кайта дигәч бик борчылган идек. Куркуларыбыз юкка булып чыкты. Рамилә Әдһәмовна яшь кенә булуына карамастан, үз эшен яратып башкаручы, һәрдаим авыруларга ярдәм итәргә ашкынган табиб. Ул үз һөнәренең ни дәрәҗәдә җаваплы булганлыгын аңлап эшли.

Ачык йөзле, алтын куллы табибәне пациентлар безнең Рамилә дип йөртә. Кешелекле, ягымлы булуы белән дә яшь буынга үрнәк ул. Аңа  нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, аз булыр төсле”, дип шалтырата Яңгул авылы халкы исеменнән Римма Хәбриева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев