Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Район үзәк хастаханәсе табибына карата кузгатылган җинаять эшенә нокта куелды

Саба районы суды, якларның килешүе сәбәпле, район үзәк хастаханәсе табибына карата кузгатылган җинаять эшенә нокта куйды.

Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, 2016 елның маенда хастаханәгә эче авыртудан зарланган 40 яшьлек ир китерелә. Аңа "Хроник панкреатит. Хроник гепатит" диагнозы куела. Чынлыкта исә авыруның ашказаны җәрәхәте тишелгән була. Дөрес булмаган диагноз аркасында авыруда сепсис белән катлауланган перитонит башлана. Соңга калып ясалган операция тиешле нәтиҗә бирми, авыру үлә. Суд-медицина экспертизасы табибның эш-гамәлләре белән авыруның үлеме арасында сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше барлыгын ачыклый. Судта прокурор табибка өч елга иреген чикләү җәзасы һәм шул срокка медицина учреждениеләрендә эшләү хокукыннан мәхрүм итүне сорый. Шуннан соң хирург матди зыян өчен компенсация сыйфатында үлгән ирнең тол хатынына 500 мең сум акча тәкъдим итә. Әлеге сумма зыян күрүче якны канәгатьләндерә һәм җинать эше туктатыла.
saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250