Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Районда котыру авыруына каршы икеайлык игълан ителде

Соңгы вакытларда котырган хайваннар турында еш сөйләнә. Күптән түгел поши белән булган вакыйга, торак пунктларга килеп чыккан төлкеләр турындагы хәбәрләр берәүне дә битараф калдырмыйдыр. Котырган хайваннар җәмәгатьчелеккә зур куркыныч тудыра.

Татарстан Республикасы Баш дәүләт инспекторының «Хайваннарда котыру авыруын профилактикалау буенча икеайлык үткәрү» турындагы карарына нигезләнеп, район башкарма комитеты җитәкчесе үз карарын кабул итте. Анда 16 октябрьгә кадәр барачак икеайлык чорында үткәреләчәк чаралар комплексы конкрет күрсәтелгән. Бу юнәлештә ветеринария табибларына, медицина хезмәткәрләренә, җирле үзидарә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә, район аучылык җәмгыятенә зур бурычлар йөкләнә.

Быел Татарстанда йорт хайваннары арасында 240 котыру очрагы теркәлгән инде.
- Мал белән эш итүче һәр кеше бу авыруның хәтәр һәм мәкерле булуын истә тотарга тиеш, - ди «Россельхознадзор»ның ТР буенча идарәсе өлкән дәүләт инспекторы Рим Фәйзрахманов. - Авыру билгеләре беленә башлаганчы 10 көн алдан хайван селәгәендә котыру авыруы вируслары булырга мөмкин. Мондый мал тора-бара сәерләнә башлый, селәгәе ага, усаллана, көзән җыера, куркаклана. Йорт хайваннарыннан - этләр һәм песиләр, кыргый җәнлекләрдән төлке һәм бүреләр, енот, төрле кимерүчеләр зарарлану чыганагы булып торалар.
Әле менә июль аенда гына Кама Тамагы районында төлке бер хуҗалыкка килеп керә, эткә һөҗүм итә. Тавышка хуҗабикә йөгереп чыга, аларны аермакчы була. Төлке хатынның кулын тешли, эт төлкене буып үтерә. Ярый әле вакытында табибларга мөрәҗәгать итә, үзе һәм эт исән кала.Үзен дөрес тотмаган, кешедән курыкмаган хайван (шул ук төлке) очраса, аеруча сак булырга кирәк. Бу турыда балалар да белергә тиеш. Инде зыян күрә калсагыз, табибларга тизрәк мөрәҗәгать итегез. Йорт хайваннарына котыру авыруына каршы прививка ясатылсын. "Хайваннарны асрау кагыйдәләре" буенча хуҗа кеше аның өчен тулысынча җаваплы.
Фото: http://www.1zoom.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250