Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Районда сигезенче модульле ФАП Доргада ачылды (фото)

Районыбыз җирлегендә һәр тармакта төзелешләр гөрли. "Республика Президенты тарафыннан хупланган " Татарстан Республикасы халкына 2012-2016нчы елларга исәпләнгән беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүне модернизацияләү" программасы буенча

2012нче елдан башлап, район халкына медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү юнәлешендә дә колачлы төзелеш эшләре бара. Таузар, Кенә, Алан, Әтнә, Түнтәр авылларында төзелгән күпфункцияле үзәкләрдә һәм Сосна, Тагашур авылларында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары булдырылды.Шулай ук әлеге программа нигезендә Чепья, Кариле участок амбулаторияләрендә капиталь ремонт эшләре башкарылды.
27нче августта сигезенче ФАП Доргада ачылды. Бу вакыйга авыл халкы өчен зур шатлык булды. Пунктны ачу тантанасында Татарстан Республикасының Иминлек советы секретаре, районыбызның кураторы Айрат Радинович Шәфигуллин, район башлыгы Рамил Нотфуллин, район үзәк хастаханәсе баш табибы Газинур Дәүлиев һәм җирле җитәкчеләр катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250