Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Районда табиб булып эшләүче төрек егете Сәидәхмәд Гаипназаров: «Казанга китү теләге юк, Балтачта рәхәт»

Балтач районында бик күп милләт вәкилләре яши, хәтта төрек егете табиб Сәидәхмәд Гаипназаров та Балтачны сайлаган. Ординатура үткәндә Казанда калу мөмкинлеге дә була, 7 нче шәһәр хастаханәсендә үз кешегә әйләнеп өлгерә. Тик…

Сәидәхмәд Кыргызстанда туган, мәктәптән соң, табиб һөнәренә укыган. Ә ординатурага керергә җыенгач, сайлау алдында кала: Казан, Санкт-Петербург, Мәскәү… Егет менталитет ягыннан якынрак дип, Казанга китә. Ординатура вакытын бушка уздырмый, бик күп операцияләр ясауда катнаша. Үзе исә: «Белем алу кайсы уку йортында да бер төрле, ә эшкә өйрәнү үзеңнән тора. Беркемне дә кулыннан тотып өйрәтмиләр», – ди.

Ординатураны тәмамлагач, Балтач үзәк хастаханәсенә үзе турында резюме җибәрә. Аны биредә бик теләп эшкә алалар һәм ялгышмыйлар. Яшь белгеч районга заман сулышы алып кайта. 2015 елдан лапароскоп ярдәмендә ябык ысуллы операцияләр ясый башлый. Аңа кадәр белгечләр булмау сәбәпле, яңа аппаратлар кулланылмый торган.  Лапароскоп ярдәмендә ясалган операциянең үзенчәлеге шунда: тәнгә кечкенә тишем тишелә. Ул тиз йомыла һәм кеше тизрәк тернәкләнә. Бу урында бүсер килеп чыгу куркынычы да азая.

Гаипназаровлар ике кыз үстерә. Әниләре өйдә бала тәрбияли. Сәидәхмәд исә тулысынча эшкә чумган. Үт куыгы, хатын-кызлар чирләре буенча һәм башка операция ясатырга кирәк булганда, район халкы ышанып аның янына килә. Балтач халкы гына түгел, табиб үзе дә район кешеләрен үз иткән. Гаилә аренда килешүе буенча тораклы булган. Йорт янәшәсендә иганәчеләр ярдәме белән мунча төзи башлаганнар. Район хакимиятендә дә аны бик хөрмәт итәләр.

– Казанга китү теләге юк. Балтачта рәхәт, кешеләре әйбәт, җитәкчеләр белән дә аңлашып эшлибез, – ди Сәидәхмәд. – Шәһәрдә дә  калу мөмкинлеге булды. Тик хезмәт хакы аз, ә фатирга түләп торырга кыйммәт. Эшләгән акча шуңа китеп барыр иде. Район үзәген юкка гына сайламадым. Монда коллектив яшь. Мин эшли торган хирургия бүлегендә – ике хирург, травматолог, эндоскопист, реаниматолог. Озакламый хастаханәгә тагын бер реаниматолог кайтырга тиеш. Безнең районда барлык белгечләр дә бар.

Сәидәхмәднең безнең район дип сөйләвенә игътибар иттем. Бу инде күп нәрсәне аңлата. Ул үзе – хирург та, эндоскопист та, УЗИ белгече дә. Бүтәннәр дә берничә белгечлекне алып бара икән. Кемдер отпускта булса, бер-берсен җиңел алмаштыралар.  Дөрес, җаваплылык та зур, күп профильдә эш башкару күп белүне таләп итә. Кеше гомере өчен җавап бирәсең бар.

Балтачта узган ел азагында ковид-үзәк ачылган. Без районга барганда, бүлектә 25 кеше ята иде. Берсе чыгып китүгә икенчесен салалар, урыннар бушап тормый. Күбрәк  өлкән яшьтәгеләрне яткыралар, алар чирне авыррак уздыра. Сәидәхмәдне вакытлыча шул хасталар янына күчергәннәр. Ул да, башка белгечләр кебек, ковидның тизрәк бетүен тели.

Фәния Арсланова

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Саид Гаипназаров