Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Районыбызга “Тәгәрмәчле поликлиника” килде

Медицина үзе халык арасына чыгарга тиеш – бу “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге башлангычы.

Районыбызда күчмә мобиль поликлиника эшли башлады. Авыл халкының сәламәтлеген тикшерү, квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү өчен республика клиник хастаханәсе табиблары үзләре авылга килде.

Үзәктән читтә урнашкан һәм кечкенә авылларда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтүне күздә тоткан әлеге программа “Сәламәтлек саклау” һәм “Демография” милли проектлары кысаларында гамәлгә ашырыла.

Медицина үзе халык арасына чыгарга тиеш – бу “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге башлангычы. Шундый тәкъдим белән ул Президент Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән иде. Нәтиҗәдә республикада дүрт мобиль медицина комплексы сатып алынды.

Һәм алар августтан авыл халкына хезмәт күрсәтә башлады.

“Тәгәрмәчле поликлиника” бүгенге көндә Урта Көшкәт авылындагы мәдәният йорты каршына урнашкан. Бирегә Урта Көшкәт, Сосна, Югары Субаш авыл җирлекләрендә яшәүчеләр килә һәм үзләренә кирәк табибларга мөрәҗәгать итә ала.

Әлеге поликлиникада бөтен кирәкле юнәлешләр дә бар: регистратура, функциональ диагностика кабинеты, төрле табиблар кабинетлары.

Модуль ел әйләнәсе, теләсә нинди һава шартларында эшләрлек итеп проектланган.

Райондашларны әлеге мөмкинлектән файдаланып калырга чакырабыз.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Бердәм Россия» мобиль поликлиника