Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Редакциягә шалтыратып медицина хезмәткәрләренә мактау сүзләре җиткерәләр

Бу көннәрдә редакциябезгә шалтыратып, шәфкатьле медицина хезмәткәрләренә мактау сүзләре җиткерергә теләүчеләр артты.

Норма-Кариле авылларында яшәүчеләр гомер буе ФАПта эшләп, бүген Кариле табиблык амбулаториясендә шәфкать туташы булып эшләүче Фоадия Газизова турында берсеннән-берсе җылы фикерләр әйттеләр. Иң авыр, халык иң күп булган участокта эшләп, 3 меңнән артык кешегә медицина хезмәте күрсәткән кешегә бәйрәм көннәрендә иң зур бүләк шушыдыр, мөгаен.
Күптән түгел лаеклы ялга китсә дә, Биктәштән Кәүсәрия Апанованың куйган хезмәтләрен дә авылдашлары онытмыйлар, әле дә рәхмәт хисләре белән искә алалар икән.
Районның иң читтәге авылларының берсе булган аланлыларның үз фельдшерлары Рәйсә Корбановага рәхмәтле булулары да аңлашыла. Алар өчен дөньядагы иң яхшы табиб шул бит инде!
Гинекология бүлегендә дәваланган барлык хатын-кызлар исә Наилә ханым Гыйльмуллинаның йомшаклыгын, гадилеген, иплелеген гомер буе мактап сөйли.
"Алар, чыннан да, безнең иң әйбәт кадрларыбыздан, барысы да үз эшенең остасы, мактауга бик лаеклылар", - диде, бу хакта фикерен сорагач, Г.Дәүлиев.
Фото: http://konsulmed.com/diagnostika-lechenie-reabilitaciya/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250