Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Республика акушер-гинекологлары йөкле хатын-кызның әйләнә-тирәсендәгеләргә Covid-19дан прививка ясатырга киңәш итә

Татарстанда хәзергекөндә коронавирусы расланган 22 йөкле хатын-кыз исәпләнә.

Авырлы хатын-кызны Cоvid-19 коронавирусы йоктырудан саклау өчен, аның гаиләсенә һәм якын тирәсендшгеләргә вакцинаца ясатырга кирәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы, 7нче Казан хастаханәсенең акушерлык һәм гинекология буенча баш табиб урынбасары Татьяна Шиһабетдинова хәбәр итте.

"Ханым тәүлек әйләнәсе беркая да чыкмыйча өйдә утырса да, барыбер гаилә әгъзалары вирус күчерүчеләр булырга мөмкин. Мин ата-ана булырга әзерләнүче барлык республика халкын прививка ясатыррга чакырам", - дип ассызыклады табибә.

Йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларга "Спутник V" прививкасын ясатыррга ярамый.

Республика медиклары йөкле ханымнарда коронавирусның бик авыр формаларына юлыктылар. Табиблар сүзләренә караганда, авырлы хатын-кызлар өчен вирус үтәдә йогышлы һәм куркынычрак. Шуңа күрә инфекция белән көрәшүгә караганда аны йоктырмый калуың яхшырак.

«Йөклелек планлаштырган хатын-кызлар, һичшиксез, алдан прививка ясатырга тиеш. Аларга инде Covid-19га каршы вакцина ясаткач кына авырга узу хәерле. Бүген без шуны әйтә алабыз: йөклелек җиткәнчегә өч ай кала прививка ясату, йөккә узу һәм сәламат бала тудыруга әзерлек программасына керә», — дип киңәш итте КДМУның акушерлык һәм гинекология профессоры, медицина фәннәре докторы Рушанья Габидуллина.

ТР баш акушер-гинекологы мәгълүматларына караганда, Татарстанда КРВЙ (ОРВИ) белән — 275, ә коронавирус белән - 22 авырлы кеше күзәтелә. Тугыз хатын-кыз хастаханәгә урнаштырылган.

Тулырак: ТИ

Фото: Солтан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19