Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Республикада коронавирус йоктыручылар саны кими бездә арта

Узган тәүлектә Балтачта ковид-19 йоктыруның 2 яңа очрагы теркәлгән.

Республика сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыруның 193 яңа очракгы теркәлүен, шуларның 1се генә читтән кертелүен хәбәр итте. Шулай ук 59 кешенең хастаханәләргә урнаштырылуы, ә калган 134 кешенең өйләрендә дәвалануы турында әйтелә әлеге хәбәрдә.

Районда исә соңгы тапкыр 3 нче декабрь көнне 4 очрак (республикада - 236) теркәлгәннән соң, ковид йоктыручылар ачыкланмаган иде. Бу зәхмәт инде кимүгә барамы дисәң, бүгенгә тагын 2 кешедә яңа таҗлы вирус тапканнар.

Бүгенгә республиканың 21 муниципаль берәмлегендә:  Казанда - 98, Яр Чаллыда - 32, Яшел Үзәндә - 15, Түбән Камада - 11,  Актаныш, Әтнә, Зәй районнарында дүртешәр, Балык Бистәсе һәм Байлар Сабасы районнарында өчешәр, Балтач, Арча, Югары Ослан, Алабуга, Менделевск, Минзәлә һәм Тукай районнарында икешәр, Бөгелмә, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мөслим һәм Тукай районнарында берәр яңа очрак теркәлгән.

8 декабрьгә Татарстанда 39 850 кешедә COVID-19 диагнозы расланган, 33 110 кеше, шул исәптән 246сы узган тәүлек эчендә сәламәтләнгән.

Барлыгы 2 141 824 кеше вакциналау узган (үсеш 25 901), шуларның 1 654 785е икенче прививканы да алган.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус