Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

⚡Республикада короновируслы бишенче кеше үлеме теркәлгән

Узган тәүлектә Татарстанда COVID-19 вирусын йоктырган 83 яңа очрак расланган.

Авыручыларның икесе читтән кайтучылар, ә калган 81 очрагы авыручылар белән аралашу аркасында йоктырылган. 11 кеше стационарларга урнаштырылган, 72се симптомсыз яки җиңелчә генә авырту сәбәпле өйләрендә калдырылган. Җиңелчә авыручыларны өйләрендә дәвалау отышлырак дип белдерә белгечләр.

Кызганыч, әммә, 1938нче елгы  Түбән Кама районы кешесе вафат булган, анда Covid-19 вирусын йоктыруы расланган булган.

Бүгенгә авыруны иң күп йоктыручылар 50 яшьтән 60 яшькә кадәрге кешеләр - 22, 30-50 яшьтәгеләр арасында - 18, 18-30 һәм 60-70 яшьлекләр унбишәр, 18 яшькә кадәргеләр - 8, 70-80 яшьлекләр - 3 һәм 80-90 яшьлекләр арасында ике очрак теркәлгән.

Коронавирус йоктыручыларны яшәү урыннары буенча берләштергәндә: Казанда  - 42, Яр Чаллыда - 11, Арчада - 6, Лаешта - 5, Биектауда - 4, Буа, Әтнә, Кукмарада икешәр, Аксубай, Баулы, Алабуга, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Сарман, Теләче, Чистай районнарында берәр авыру йоктыручы табылган.

Райондашларыбызны үзизоляция таләпләрен катгый үтәргә чакырабыз. Сакланганны саклармын дигән, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус