Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Респуликаның ак халатлы геройлары арасында Балтач егете дә бар (+фото)

Табиблар коронавируска каршы көрәшнең алгы сафларында.

Куркыныч авыру белән  РКБ һәм Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе табиблары, шәфкать туташлары көрәшә. Алар хакында «Татар-информ» агентлыгы фотолары белән күләмле язма урнаштырган иде. Әлеге язма белән газета укучыларыбыз "Атна вакыйгары"нда да  танышты.

Әлеге ак халатлы геройлар арасында Балтач егете дә бар. Салихов Рамил Җәүдәтович — гадәти вакытта РКБның ортопедия бүлеге мөдире, хәзер РКБның вакытлыча инфекцион госпиталенең 5нче катында мөдир. Якыннарын зарарланудан саклау өчен, үз гаиләсеннән аерым фатирда яши.

- Бу инфекциягә җитди карарга кирәк. Гигиена таләпләрен үтәргә, мөмкинлек булса, кешеләрдән дистанция сакларга кирәк. Курку булмады, бу бит чума да, холера да, радиация дә түгел. Без бу инфекцияне җиңә алабыз, бары тик куркынычсызлык чаралары гына күрергә кирәк, ди Рамил әфәнде.

Фото: intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев