Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ретта синдромы күбрәк кыз балаларда очрый

Казанда беренче тапкыр Ретта синдромы буенча VIII дөнья конгрессы башланып китте. Форумда Россиянең 52 төбәгеннән һәм чит илләрдән белгечләр, галимнәр, табиблар катнаша.

Ретта синдромы сирәк очрый торган авыру, ул генетика, психологик тайпылышлар белән бәйле. Авыруны 1966 елда беренче тапкыр Австрия неврологы Андреас Ретта ачыклый. Шуңа да чирне дә Ретта Синдромы дип атыйлар. Ул күбесенчә кызларда очрый. Статистика буенча, 15 мең кешегә 1 очрак туры килә. Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин әйтүенчә, Татарстанда Ретта синдромы диагнозы куелган 6 бала исәпләнә. Аларның берсенә 20 яшь.
Ретта синдромлы балаларның 95 проценты сөйләшми. Ләкин алар белән ишарәләр ярдәмендә аңлашырга була. Алар тыныч, барысын да аңлыйлар, башка балалар кебек үк гадәти мәктәптә дә укырга мөмкиннәр. Авыру баласы булган гаиләләргә ярдәм итү, кызыксындырган сорауларына җавап табу, табиб киңәшләре алу мөмкинлеге булдыру максатыннан Казанда шундый зур чара уздыралар.
- Безнең өчен бу конгрессны уздыру бик мөһим. Бу яңа белемнәр алырга һәм тернәкләндерү буенча заманча алымнар турында белергә ярдәм итәчәк, - дип саный ТР Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин.

Күп нәрсә табиблардан тора, әгәр алар сезнең балада сирәк очрый торган авыру һәм бу гомерлеккә дисәләр, әлбәттә, әти-әни бу хәбәрне авыр кичерә, ә авыруны җиңеп була, дип тиешле белгечләргә юлласалар, өмет чаткылары уяна. Якын арада АКШта Ретта синдромына каршы чара уйлап табарга җыеналар, дип хәбәр итә "Шәһри Казан" басмасы.
Фото: prosindrom

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250